“Тоннель” операциясе үтәчәк
Район яңалыклары

“Тоннель” операциясе үтәчәк

Атна уртасында ЮХИДИ бүлекчәсе хез­мәт­кәрләре, исерек йөртүчеләрне ачыклау максатында чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрә.

Юлларда тәртип   саклаучылар, көннәр җылыну  сәбәпле балаларның  кичләрен  урамда  күбрәк булуларын исәпкә  алып, аларның  киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булуына да игътибар итәчәкләр. Фликерларны киемгә алга да, артка  да беркетергә кирәк. Киемдә яктылык кайтаргычлар куллануны закон да таләп итә. Үтәмәүчеләр штрафка да тартылырга  мөмкин.

Фото: https://pixabay.com | klimkin


Нет комментариев