Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Төп чыршы янында : 9нчы көн – «Иген» көне (+видео)

Бүген көндез Төп чыршы янына чыгып, уеннарда катнашкан балаларга тәм-томнарны “Иген” кооперативы җитәкчесе Зөлфәт Зарипов һәм аның командасы өләште

Оешма-предприятиеләр график нигезендә  Яңа  ел каникуллары чараларына иганәчелекне дәвам итә.  Бүген  көндез Төп  чыршы  янына  чыгып,  уеннарда  катнашкан балаларга тәм-томнарны “Иген” кооперативы  җитәкчесе  Зөлфәт  Зарипов  һәм  аның командасы өләште. Җитәкче бәйрәмдә катнашучыларны Яңа  ел белән  тәбрикләп, үзенең  яраткан  җырын да бүләк итте.  

 Уеннарны Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе педагоглары оештырды. Гомумән, бер чара да  мәдәният хезмәткәрләреннән башка  узмый. Бәйрәмне быелгы оештыру тәртибеннән ата-аналар  канәгать. “Озын ялларда бакчалар эшләми. Кечкенәләрне ничек  өйдә тотмак  кирәк. Шуңа  күрә  көн  саен  бирегә  уйнарга  алып  чыгам”,ؘ–дип оештыручыларга рәхмәтен әйтте  өч бала  анасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев