Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

ТР Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов: «Бердәмлек һәрвакыт җиңүгә китерә»

Агымдагы елның 16 февраленнән республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре старт алды. Ул Татарстан Республикасында игълан ителгән – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында алып барыла.

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф үсеше институтының   әлеге уртак проекты 2009 елдан бирле  гамәлгә ашырыла һәм быел 18нче тапкыр үткәрелә. 

Быелгы   парламент дәресләре   “Оникс”  мәгариф үзәгендә  «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дигән темага ТР Дәүләт Советы депутаты  Нияз Аитов   катнашында үтте.  Депутат 10-11 сыйныф укучылары  белән  батырлык һәм аның үрнәкләре турында җанлы  һәм кызыклы әңгәмә оештырды.

“Бүген махсус хәрби операция шартларында бердәмлек иҗтимагый-сәяси көч  генә түгел, хәрби җиңүләр белән дә данланачак. Күп милләтләр берләшеп илебезнең иминлеге  өчен көрәшәләр һәм алгы сафларда   батырлык, геройлык үрнәкләре күрсәтәләр. Республикада 17 Россия Герое бар, меңләгән татарстанлы “Батырлык” ордены кавалеры булды. Без аларның каһарманлыклары белән горурланабыз.  Парламент  дәресебезнең темасы да  фидакарь хезмәт  һәм хәрби батырлык белән Җиңүгә үз өлешебезне кертүгә багышлана. Кемдер намуслы хезмәте, кемдер яхшы укуы белән бердәмлегебезне ныгыта.   Болар барысы да илебезнең икътисадын үстерүгә ярдәм итәләр. Татарстан һәрвакыт үзенең яшәү дәрәҗәсе, инфраструктурасы, халыклар бердәмлеге  белән  үрнәк  булды.  Бердәмлек  һәрвакыт җиңүгә китерә. Сезнең    яхшы укуыгыз, уңыш-казанышларыгыз,   башкаларга  ярдәм итәргә омтылышыгыз илебезне  тагын  да көчле итә”, –диде үз чыгышында  Нияз Аитов. 

 Депутат шулай ук укучыларның сорауларына җаваплар биреп,  үзенең  көндәлек эшчәнлеге, Дәүләт Советы структурасы, һәрбер  уңышның нигезендә хезмәт сөючәнлек икәнлеге, гражданнарның илнең сәяси тормышында актив кат­нашуының әһәмияте турында  җентекләп сөйләде. Әлеге дәрес  укучыларның сәяси сис­тема турындагы белемнәрен  тирәнәйтеп кенә калмыйча, Ватанының киләчәге өчен җаваплылык хисе формалаштыруга,    аларны гражданлык  бурычы кысаларында актив эшләргә дә  рухландырды.

  ”Мин мондый чаралар киләчәктә дә үткәрелер  дип өметләнәм,  чөнки алар яшьләрдә  ватанпәрвәрлек һәм гражданлык  җаваплылыгы тәрбияләүдә  мөһим роль уйный”, – дип  билгеләп үтте  депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев