Тракторчы әтием...
Кемнедер иртән, йә сәгать шалтыравы, йә якын кешесе уятканда, мине, үземне белә башлаганнан бирле, әтинең трактор кабызган тавышы уята иде.
Иртәнге өчләр, урамда җил-давыл, яңгыр-кар, буран булса да, әти инде торган, кул белән тартып, тракторын кабыза. Көне-көне белән, трактор да көйсезләнеп тора, кабынырга теләми. Шул вакытта, үзем дә сизмәстән, дога укып, трактор кабынуын тели башлый идем. Ә әти эшенә кул болгый торганнардан түгел, үз дигәненә ирешә: һәрвакыт “тимер атын” эшкә җигә. Мин трактор эшләгәнен тыңлап, акрын гына йоклап китәм. Әти эшкә китә. Трактор тавышы ерагайганнан ерагая...
Әйе, мин – тракторчы кызы. Бу сүзләрне горурланып әйтәм. Әтине трактордан башка күз алдына да китерә алмыйм. Бездәге һәр фотосурәттә дә әти янәшәсендә һәрвакыт трактор. Аның бервакытта да машина дип исе китмәде, ул үзенең тракторын яратып яши. Әлеге язмам аша, әти турында күбрәк сөйлисем килә. Димәк, алдагы язмам, иң матур, иң акыллы, иң яхшы әтиләрнең берсе, үз гаиләсенә һәм эшенә гомере буе тугъры калып яшәүче –Хәмит Кәримулла улы Габдрахманов турында.
Матур җәйләргә тагы да ямь өстәп, Сатыш авылында әти-әнисенең гаиләсенә 5 нче бала булып дөньяга килгән безнең әти. Тормышлары гөрләп ятканда, әтигә 6 яшь булганда, көчле авырудан соң, әтиләре бакыйлыкка күчә. Шулай итеп, тормышны тарту якын әбиебезнең ялгыз иңнәренә төшә. Көчле рухлы, уңган әбиебезнең тырышлыгы белән, итәктәге 4 малай, 2 кыз бер-бер артлы аякка басып китә. Алар гомер буе туганлык көчен югалтмыйча, һәрдаим ярдәмләшеп, кунакларга йөрешеп яши бирәләр.
Инде хәзер үзе дә мәрхүмә якын әбиемнән әтиемнең бала чагы турында сорашсам, ул миңа аның турында кечкенәдән бик тыңлаучан, ярдәмчел булуын һәм мәктәптә бик яхшы укучы малай булып үсүе турында сөйли иде. Якын әбием әйтүенчә, әти кечкенәдән үк җырларга яраткан, шашка уенында да гел җиңү яулаган. Кечкенәдән иҗатны үз иткән әти, бүгенгесе көндә дә, моңлы итеп җырлый, оста итеп бии, күңелле итеп сөйли. Шулай ук өстәл уеннары, капчык сугышы, көрәш буенча алган диплом, грамота, мактау, рәхмәт хатлары бихисап күп. Һәр елны район, авыл Сабантуйларыннан өеп алып кайта әти бүләкләрне...
Аның үткән тормыш юлына күз салсак, ул армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, авыл мәктәбендә трактор йөртү дәресләре бирә башлый. Әтинең эшкә җаваплы кеше булуын күреп, колхоз рәисе аны эшкә чакырып килә. Шулай итеп, әти, 47 ел буе, бер ял күрмичә, эшенә тугры калып, колхозда механизатор булып эшли бирә. Кышкы чатнама суыкларда төн уртасында тракторны кабызып урманга чыгып китүләр, җәен, түзмәслек эсселәрдэ дә кабина эчендә көне буе басу-кырларда эшләүләр... әтинең искиткеч чыдам, тырыш, сабыр булуы турында сөйли. Әз генә ялында да, эш белән мөрәҗәгать итеп килгән һәркемгә булыша безнең әти. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара ул. Әтинең исеме алдынгылар рәтеннән бер дә төшмәде. Газета-журналларда аның эшчәнлеге турында язылган мәкаләләр дөнья күрде.
Әти гомере буе һәркемгә булышып яшәде һәм дә, Аллаһка шөкер, яши. Төннәрен дә, нинди генә һава торышы булмасын, я машина батты, я ватылды, я берәр хәл булды дип, безгә теләсә кем ишек шакып керә. Әти, бер каршы килмичә, уфтанмыйча, аларга ярдәм итәргә чыгып китә... Әтиебез, күптән түгел, лаеклы иң зур дәрәҗәдәге бүләккә иреште: Авыл хуҗалыгы җитештеруендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.
Гомере буе, авыр хезмәт булуга карамастан, безнең белән булырга да вакыт тапты әти. Эштән соң, күчтәнәчләрен дә күтәреп кайта. Без дә, абый белән, кирәк, ошаган әйберләрне гел әтигә әйтә идек, чөнки ул безгә бервакытта да “Юк” димәде, безнең барысы да булсын дип тырышты. Элегрәк балалар, хәзер инде оныклар дип, җан атып, аларны сөендерәм дип йөрүе инде әтинең. Дүрт кыз оныгы да бабай, дәү әти дип, тракторның ерактан килгән тавышын ишетеп каршына йөгерәләр. Ничек күңелле әтине каршылавы!..
Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк диләр. Без нык нигезле, түгәрәк табыны булган өйдә үстек. Әтиләрнең канат астында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең. Рәхмәт сиңа әти, рәхәт балачак, яшьлек еллары һәм бүгенге көннәр өчен! Кадерле әниебез белән кавышканга да 4 дистәләп еллар узган. Аллаһы Тәгалә тигезлегегездән аермасын. Алтын туйларыгызны каршы алырга язсын. Кадерле әниебез белән, сез икегез, безнең туган йортыбызның яме. Сезнең ярату тулы карашыгызны күрер өчен җыелабыз. Матур итеп куанып, тулы өстәлләр белән каршы аласыз, күчтәнәчләр биреп, борчылып озатасыз. Алдагы гомер юлыгызда да, шулай ук сау-сәламәт, күтәреңке кәеф һәм туганнарыгыз, якыннарыгыз белән, бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сезгә, кадерле кешеләребез!
Гүзәл Мөхлисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев