“Тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог” Республикакүләм һөнәри бәйгесенең финалы
Район яңалыклары

“Тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог” Республикакүләм һөнәри бәйгесенең финалы

2019 елның 13-14 маенда Яр Чаллы шәһәрендә “Тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог” Республикакүләм һөнәри бәйгесенең финалы үтте.

Бөтен республика конкурсантлары 4 номинациядә ярышты: "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе", "Иң яхшы педагог-психолог", "Иң яхшы педагог - оештыручы" һәм "Өстәмә белем бирү педагогы". Безнең районны 3 педагог тәкъдим итте:

      1.  Гумерова Р.Р., Сәләтле балалар мәктәп-интернаты сыйныф җитәкчесе;

      2. Хабибуллина М.Г, Сәләтле балалар мәктәп-интернаты педагог-психологы;

      3. Габдулхакова Г.Г., Шекше төп мәктәбе педагог-оештыручысы.

Барлык катнашучылар да лаеклы чыгыш ясап, үз осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәттеләр. Укытучыларыбызны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

 

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев