Түбән Симет авылында яшәүче Гамилә Гәрәеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова котлады.
Гамилә Гарифулла кызы Олы Шыңар авылында гаиләдә 3нче бала булып туа. 1952 елда 7 сыйныфны тәмамлый. Хезмәт юлын Шыңар авылында күмәк хуҗалыкта башлый. Күп кул көче сорый торган хезмәтләр башкара тырыш кыз, урак ура, көлтә бәйли. “Ул вакытта көлтәләрне эскертләргә сала торган идек һәм кар төшкәнчегә кадәр молотилка белән суга идек” , дип искә ала Гамилә апа. 1956 елда 19 яшьлек кыз абыйсына ияреп, Кизель шәһәренә китә, 1959 елга кадәр шахтада эшли.
1959 елда Түбән Симет авылы егете Гәрәев Гаптелнурга кияүгә чыга. Шул еллардан “Үзәк” колхозында төрле эшләрдә - кыш көне кар көрәүдә, көз көне бәрәңге тутыруда, җәй буе печән чабуда эшли. 7 ел сарыкчылык фермасында сарык карауда хезмәт куя.
Гаптелнур абый белән Гамилә апа 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Гамилә апа бүгенге көндә улы Рамил гаиләсе белән яши. Аның 7 оныгы, 16 оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев