Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Утар авылында Фаил Галимуллин белән хушлаштылар

Фаил Равил улы Украинадагы махсус хәрби операциягә нәкъ бер ел элек киткән була

 

Районыбызга янә кайгылы хәбәр килеп иреште: Украинадагы махсус хәрби операциядә Түбән Утар авылы егете Фаил Галимуллинның гомере өзелде. Ул 25 сентябрьдә Сватовода барган сугышларда батырларча һәлак була. Аны авылдашлары тәртипле, “юк” дип әйтә белми торган, эшкә карусыз егет буларак белә. Элегрәк аучылык белән дә шөгыльләнгән. Узган елның сентябрендә хәрби комиссариаттан чакыру килгәч тә, бернинди сәбәпләр эзләп тормыйча (бер күзе начар күрсә дә), өлешчә мобилизацияләнүчеләр сафына күчә. Тугызынчы ротада укчы була. Соңгы сулышына кадәр антына тугры кала. Операция  зонасына китәр алдыннан аңа калырга тәкъдим итсәләр дә, күршемнән калмыйм дип җавап бирә.. “Мин 9нчы ротаны яхшы беләм. Минем ике улым белән бер блиндажда тордылар. Фаил аларның кулында суынды. Позывное "Фома" иде. Дуртәү иделәр, хәзер өчәү калдылар. Аларга да авыр”,– дип сөйләде хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм илтүдә зур ярдәм итүче Җәмил Янгучин.

1981 елда туган Фаил әти-әнисен иртә югалткан. Әнисенең сеңлесе Альфира ханым төп кайгыртучысы була. Абыйсы һәм сеңлесе бар.

Фаил Галимуллинны соңгы юлга озатырга район җитәкчеләре, авылдашлары, дуслары, сыйныфташлары җыелды. Туганнарының авыр кайгысын уртаклашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров килде. “Безнең безне уртак кайгы берләштерә. Фаил Галимуллин – Татарстанның һәм Саба районының горурлыгы. Ул беркайчан да башкалар җилкәсе артына качып йөрмәгән, алгы сафта булган. Аның батырлыгы халык күңелендә калачак, кыюлык, геройлык үрнәге булып торачак. Батырларның даны мәңгелек”,–диде Андрей Никиташин һәм Фаил Галимуллинга үзе үлгәннән соң бирелгән “Батырлык” орденын аның әнисе урынына калган Альфира ханымга тапшырды.

Фаил Галимуллин хәрби операция төгәлләнгәч, йортының түбәсен алыштырырга, мунча салырга хыялланган. Ротадагыларга, безнең авыл бик матур, кайткач, барыгызны да кунакка чакырам, дип әйтә торган булган. Болар барысы да тормышка ашмаган хыял булып калды.

Түбән Утардан махсус хәрби операциядә 6 ир-егет катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

6

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев