Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Туктар авылыннан Сания һәм Ризван Исхаковлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләнде

Гаилә - ул тормышыбызның төп байлыгы, таяныч, тәрбия, мәхәббәт, хөрмәт чыганагы, имин җәмгыять нигезе. Районыбызда да яшәү үрнәкләре белән башкаларга өлге булырлык гаиләләр бик күп.

   ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм Республика районнары, шәһәрләренең барлык ЗАГС бүлекләре ярдәмендә  "Гаилә атнасы" кысаларында  үткәрелүче 8 июль –Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә  районыбызның  ике гаиләсе медаль белән бүләкләнде.  Быел  “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә Туктар авылыннан Сания һәм Ризван Исхаковлар, Татар Икшермәсендә гомер кичерүче Рәшидә һәм Мансур Фәрхуллиннар лаек булды. 

   Тормыш сукмагыннан гел янәшә атлап, матур картлыкка килеп җиткән  күркәм парларны муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, башкарма комитет аппараты җитәкчесе  Ирек Гарипов,  ЗАГС бүлеге начальнигы  Миләүшә Вакказова,  Килдебәк,  Иске Икшермә авыл җирлеге башлыклары Нияз Заһидуллин, Алмаз Биккинин, “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Илназ Әхмәтҗанов, “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы  җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин тәбрикләп,  матур тормыш үрнәге күрсәткәннәре һәм районыбыз үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. 

Сания һәм Ризван Исхаковлар   1974 елда ныклы гаилә нигезе төзеп,  инде  52 ел  тормыш  сукмагыннан  иңне-иңгә куеп  атлыйлар. Икесе дә бер авылда туып, бер чишмә суын эчеп үскәннәр. Гаилә башлыгы Ризван абый хезмәт юлын “ Октябрь» колхозында тракторчы булып башлый. Сания ханым Туктар клубы мөдире булып эшли. Яшь гаилә  1975 елда вербовка белән Оренбург өлкәсенә китеп урнаша.  Биредә дә алар үзләрен хезмәт сөючән, тырыш гаилә итеп таныталар.  1980 елда кабат туган авылларына кайтып төпләнеп, бөтен гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлыйлар.  Ризван абый  лаеклы ялга киткәнче тракторчы булып эшли,  алдынгы механизатор буларак күпләгән Мактау грамоталарына лаек була.  Сания ханымга  амбар, ферма мөдире,  савымчы, пешекче булып эшләргә туры килә. 

  “Биш балам булса да,  32 ел хезмәт стажым бар.  Бер көн дә декрет ялында булмадым. Каенанам белән 32 ел дус-тату яшәдек. 1986 елда йорт төзеп чыктык. Гомер буе бер-беребезгә ышанып,  терәк булып яшәдек”, –ди Сания ханым.

Тормыштагы шатлыкларны да, сынауларны да бергә кичергән Исхаковлар  авылдашларына тырышлык, олы җанлылык,  хезмәт сөючәнлек үрнәге булу белән бергә, сабырлык өлгесе дә булып торалар.  Ата-анага  ике улларын югалту хәсрәтен дә зур түземлелек белән кичерергә туры килә.   Ризватларының 32 яшендә суга батып гомере өзелә, Радик  2024 елда   ил алдындагы бурычын үтәгәндә  – махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак була.  Иле өчен гомерен кызганмаган,  куркусызлыгы өчен “Батырлык” ордены белән бүләкләнгән уллары әти-әнинең йөрәк ярасы да, зур горурлыклары да. Бүген төп терәкләре булган балалары Эльвира, Руслан, Ильвина әти-әниләре үрнәгендә матур гаиләләр корып, туганлык җепләрен ныгытып, кадерләп  яшиләр.  Кадерлеләрен  тугыз онык белән сөендерәләр. 

“Без һәрвакыт әти-әниебезнең күңел җылысын, ярдәмнәрен тоеп яшибез. Аларның авылда үрнәк гаилә булулары белән горурланабыз. Әти-әни гомер буе бер-берсен яратып, юл куеп яшәделәр.  Тормышның ачысын-төчесен күп татысалар да, “Сабыр төбе–сары алтын” дип гомер итәләр. Әти-әниебезнең төп сыйфатлары – бер-берсенә булган мәхәббәт, тугрылык, ярату, хөрмәт итү. Әлеге сыйфатларны без алардан үзебезгә күчереп яшибез.  Иң кадерле кешеләребезне чын  мәгънәсендә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә лаек пар дип әйтә алабыз”, – ди Казан шәһәрендә яшәүче төпчек кызлары Ильвина. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев