Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уяулык һәрвакыт кирәк

Яңа ел бәйрәмнәрендә террорчылык һәм экстремизм актлары куркынычы арту сәбәпле, хокук саклау органнары гражданнарны уяу булырга һәм җәмәгать урыннарында калдырылган шикле әйберләр хакында хәбәр итәргә куша.

Әгәр урамда берәр шикле нәрсәгә юлыксагыз, янәшәдә полиция хезмәткәрләре юк икән, куркыныч табылдык хакында 112 (бердәм коткару хезмәте), 02, 2-32-02  (полиция) телефоннар буенча хәбәр итегез.

Әгәр дә милли һәм дини билгеләр буенча нәфрәт уятучы, законсыз кораллы берләшмәләр төзүне пропагандалаучы, экстремистик эшчәнлек алып баручы затлар турында  беләсез икән, Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Экстремизм" категориясендәге "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы хезмәтеннән файдалана аласыз.

Соңгы  вакытта  "телефон террорчылыгы" да үзен  сиздерә. Тимер юл вокзалына, мәктәпкә һәм  башка  урыннарга шартлаткыч матдә куелуы хакын­да хәбәрләр  алына. Мәгълүматны тикшерү өчен кешеләрне эвакуацияләргә, махсус көчләр җәлеп итәргә туры килә. Ялган  хәбәр тараткан өчен  җинаять  җаваплылыгы  каралган. Штраф   күләме 200 мең сумга кадәр җитәргә, гаепле дип табылган кешенең 3 елга кадәр иреге чикләнергә  мөмкин.

Моннан тыш, югарыда аталган җинаятьне кылган затка милеккә килгән зыянны түләтү турында дәгъва белдерелергә мөмкин. Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1074нче маддәсе нигезендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган затлар җинаять кылган очракта, милеккә зыян китергән өчен җаваплылык балигъ булмаган затның үзенә, әгәр ул зыянны тулысынча капларлык хәлдә булмаса, аның әти-әниләренә яки опекуннарга йөкләнә.

Людмила Юзеева,

штаб начальнигы.

 

 

 

 

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев