Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Укучылар өлкәннәрне мошенникларны төп башына утыртырга өйрәтә, әбиләр дә кимен куймый

Заман технологияләре кешеләргә файда да китерә, зыян да сала. Хәзер беркатлыларны ерактан торып алдау берни түгел.

 

    Заман технологияләре кешеләргә  файда да китерә, зыян  да  сала. Хәзер беркатлыларны ерактан  торып  алдау берни түгел. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр артык ышанучан була. Мошенникларның схемалары стандарт: алар телефоннан үзләрен банк яки махсус хезмәтләр кешеләре дип таныштыралар, шәхси мәгълүматлар, акчалар турында мәгълүмат алалар, аларны кулга төшерәләр.  Өлкәннәр   күбрәк  өйдә тора һәм аларны  каядыр  җыеп  мошеннникларга  каршы торырга өйрәтү  кыен. Ә балалар белән  моны  эшләргә була һәм  кирәк тә. Россия Дәүләт Думасында да мәктәпләрдә укучыларны мошенникларга каршы тору ысулларына өйрәтү өчен махсус дәресләр оештыру тәкъдиме белән чыкканнар. Аларга шәхси мәгълүматларны саклау буенча гамәли киңәшләр бирү мөһимлеге мәсьәләсе   күтәрелгән.

  Әлеге юнәлештә Тимершык авыл  җирлегендәге мәдәният һәм мәгариф  учреждениеләрендә эш  алып барыла. “Без балалар белән  төрле  чаралар  үткәрәбез. Наркотикларның,  спайсларның нәрсә икәне дә, тәмәкенең  зыяны турында  аңлатыла. Интернет, телефон  мошенниклыгы,  шикле кешеләр белән аралашудан  сак булырга,  алар тәкъдим иткән кызыктыргыч әйберләрне, шулай ук  урамда ташлап  калдырылган предметларны алмаска кирәклеге турында сөйлибез. Бүген “Әдәби алан”  проектында  катнашырга  Тимершык,  Кызыл Мишә  авыллары балаларын  алып   килдек.  Язучыларның тормыш юлларын өйрәнү,  әсәрләрен  уку да аларның  дөньяга  карашын   киңәйтә,  акыл  үсешен тизләтә”,– диде Тимершык авыл китапханәсе мөдире Фәнзилә Сибгатова.

Тимершык  зонасы буенча  участок  вәкаләтлесе  Марат Гатин укучыларга  социаль мошенниклыктан саклану  юллары   аңлатылган плакат-флаерлар тапшырды. “Һәрберегезнең диярлек  әби-бабаларыгыз бар. Сез бу белешмәлекләрне аларга да күрсәтергә, ниләр язылганлыгы турында сөйләргә тиеш. Укып танышсыннар, алдакчылар тозагына төшмәсеннәр”,– диде  тәртип сакчысы.

  Кече һәм олы буыннар  арасындагы элемтәләр эзсез  калмый. Быел Тимершык  авыл  җирлегендә  бер мошенниклык факты  теркәлмәвендә профилактика  чараларының  уңай  нәтиҗәсе   күренә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев