Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Укучылар токмач кистеләр, жюльен пешерделәр

Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Пешекче эше» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында «Оста-Саба» чемпионаты узды.

  Аш-суга осталыкта районыбызның  27 укучысы көч сынашты. Конкурс ике этаптан теоретик һәм практик өлешләрдән торды.Теоретик этап катнашучының «Пешекче эше» һөнәре турында хәбәрдар булуына бәйле биремнәрне, ә практик этап бирем нигезендә ризык әзерләүне һәм презентацияләүне үз эченә ала. Укучыларның эшләрен Сабаның танылган аш-су остасы Фирәүзә Башкирова җитәкчелегендәге жюри бәяләде.  5-7 класс укучылары  коймак пешерүдә, табынга сервировкалап җиләк-җимеш тезүдә көч сынашсалар, югары класслар оста итеп токмач кистеләр, француз кухнясы ризыгы- жюльен пешереп күрсәттеләр. Конкурсантлар арасында ике егет тә ризык әзерләүдә кызлардан калышмады.

5-7 класс укучылары арасында җиңүчеләр түбәндәгечә булды: 
I урын – Мәрьям Хазирова , Тимершык урта мәктәбе
II урын – Энҗе Мансурова  «Сатыш СОШ»;
III урын –Софья Мартиросова Икшермә кадет мәктәбе

 8-11 класслар арасында җиңүчеләр:
I урын – Сөмбел Ганиева (Килдебәк)
II урын – Айдар Сабитов  (Лесхоз)
III урын – Әдилә Мөбарәкова  «ЦО «ОНИКС».

 Җиңүчеләр  махсус Грамотлар белән бүләкләнделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев