Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасында 70кә якын мәгариф хезмәткәре сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде

Яңа уку елында җиң сызганып белем һәм тәрбия бирү эшенә керешкән мөгаллимнәр чәршәмбе көнне һөнәри бәйрәм тантанасына җыелды.

  Бер акыл иясе: “Укытучы өчен уку­чысының  үзе  күрсәткән юлдан башын горур күтәреп барганын күрүдән дә зур бәхет юк“, – дигән. Укучыларын  шушындый дәрәҗәгә җиткерер өчен мөхтәрәм мөгаллимнәрдән  күпме көч, хезмәт, сабырлык таләп ителүе яхшы аңлашыла.   Район  мәдәният йортында узган бәй­рәм чарасына  да мәгариф өлкәсенә гомерләрен багышлаган, зур нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар җыйналып хөр­мәтләделәр. Мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы  Рәис Миңнеханов тәбрикләп, укытучы хезмәтенең җаваплылыгына басым ясады.

«Сабый дөньяга килгәч тә иң беренче укытучылары – ул әти-әни. Беренче адымнар, тәүге  авазларны әти-әни  өйрәтсә, балалар бакчаларына аяк басуга  тәрбия һәм белем  бирү вазифасын сез үтисез. Тормышта да күп нәрсә беренче укытучыдан тора.  Республиканың, илнең бөтен үсеше ул сездән башлана.   Сездән кадерле  һәм  сездән бай кеше юк. Матди яктан  түгел,  сез балалар белән рухи яктан бай.  Белем биргән укучыларыгыз белемнәрен республика алдында күрсәтәләр. Авыл хуҗалыгы районы булсак та, шәһәрләргә караганда да зур эшләр башкарасыз.  Киләчәктә дә уңышлар телим. Сезнең уңышларыгыз җәмгыятьнең яшәешен хәл итә. Олы хезмәтләрегезгә зур рәхмәт»,  – диде  Рәис Миңнеханов  укытучылар эшчәнлегенә югары бәя биреп. 

Ә инде хезмәтең кү­ренә, тырышлыгың бәяләнә икән, монысы, әлбәттә, иң күңеллесе. Әлеге чарада нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән мөгаллимнәр Россия  Федерациясе,  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының, мәгариф идарәсенең  Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре  белән бүләкләнделәр.  Шәмәрдән “Үсеш” лицееның инглиз теле укытучысы Рәмзия Яппарова һәм Шекше төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Зәйнәгыева  “Россия Федерациясе  мәгариф  өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек булдылар.   Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров та үз чыгышында  мөгаллимнәргә олы ихтирамын белдерде. «Мәктәп тәмамлаганнан соң  күп еллар үткәч,  үзебезнең тормышта укытучының нинди мөһим урын алып торганын аңлый башлыйбыз.  Укытучы һөнәре – катлаулы да, авыр да, җанын-тәнен биреп эшләргә тиешле һөнәр ул.  Шуңа күрә әлеге өлкә хезмәткәрләрен ниндидер сүзләр белән генә бәяләп  бетереп булмый.  Бары тик рәхмәт сүзләре генә җиткерәсе килә.  Барыгызга да укучыларыгызның ихтирам-хөрмәтендә яшәргә язсын”, – диде Илфат Шакиров.  Бәйрәм чарасында мәктәп яны тәҗрибә участоклары эшчәнлегенә дә йомгак ясалды. Мәктәпләр арасында ”Иң күп уңыш җыйнап алучы” номинациясендә Икшермә кадет-интернат мәктәбе,  балалар бакчалары арасында   Сабаның “Шатлык” балалар бакчасы, “Иң  яхшы  укыту-тәҗрибә участогы” номинациясендә Сәламәтлек мөмкинлекләре  чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты  җиңүче булып танылды. 

Бәйрәм тантанасының икенче өле­шендә мөхтәрәм укытучылар хөр­мәтенә   Татарстан Республикасының  атказанган артисты Чулпан Йосыпованың концерт программасы тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев