Ун мең башка тула язган: «Умырзая»да производство арта
Кооператив районның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, эшкәртүгә китерелгән терлекләр өчен вакытында исәп-хисап ясый
2026 елның 28 гыйнварында "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык хисап җыелышы булып узды. Предприятие эре мөгезле терлекләр сугымы юнәлешендә эшли, производство барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, эшкәртүгә китерелгән терлекләр өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2025 елда барлыгы 4650 тонналык 9649 баш мал сатып алынган. Шуннан 2201 тонна ит җитештерелеп сатылган. Әлеге итне сатудан кергән акча күләме 914 миллион 476 мен сум тәшкил итткән.
Шулай ук кооператив ел дәвамында Саба мәктәпләрен, балалар бакчаларын да югары сыйфатлы хәләл ит белән тәэмин иткән.
Бүгенге көндә “Умырзая” кооперативының 7 кибете уңышлы гына эшли. Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Илнур Котдусов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев