Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урланган чыршы бизәмик!

Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Димәк, бәйрәмнең төп атрибуты саналган чыршы бизәргә дә вакыт җиткән дигән сүз. Шул максаттан урманчыларда халыкка чыршыларны сатып алырга мөмкин булган урыннар билгеләнде.

Аларны турыдан-туры урманчылык участокларыннан һәм Яңа ел алды ярминкәләреннән сатып алырга мөмкин. Бәяләре һәркемнең дә көченнән килерлек. Мәсәлән, 1 метрлы чыршы 633,60 сум,  1,5 метрга  кадәрлесе 884,40 сум тора. Һәр агачка рөхсәт кәгазе бирелә.  Документ булмаган очракта  агач законсыз  рәвештә киселгән  дип санала. Кызганычка каршы,  һәр елны рөхсәтсез чыршы кисү очраклары да күзәтелә, шуның белән урман хуҗалыгына һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян килә. Әлеге  күренешләрне  кисәтү максатыннан урман хуҗалыгында махсус чаралар әзерләнде. Полиция хезмәткәрләре  белән берлектә чыршы участокларында патрульлек итү графигы эшләнде, автомашиналарны тикшерү  постлары оештырылды.

Рөхсәтсез ылыслы агачларны  кисүдә гаепле дип табылган гражданнар һәм оешмалар Россия  Хөкүмәтенең 1730 санлы карары (29.12. 2018 ел)  нигезендә урманчылыкка килгән зыянны түләргә мәҗбүр ителәчәкләр.  Моннан тыш гаеплеләр административ (3000 сумнан башлап), ә зыян күләме сизелерлек зур булганда (5 мең  сумнан артса) җинаять җаваплылыгына тартылачаклар.

Шуңа күрә агачка балта күтәргәнче кат-кат уйлану хәерлерәк. Саба урман хуҗалыгы Яңа ел бәйрәмнәре өчен чыршылы булырга теләгән һәркем  аны  алсын  өчен барысын  да эшли. Тик уйланмый кылган  гамәлебез белән үзебезнең дә, башкаларның да бәйрәм рухын сүндермик!  Яшел чыршы  балаларны куандырсын! Яңа еллар мөбарәк булсын!

Зоя Мултанова,

Саба урман хуҗалыгы инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев