Урманчыларны  министр  хөрмәтләде
Район яңалыклары

Урманчыларны министр хөрмәтләде

Заманында флот төзелешендә, Санкт-Петербургтагы Кышкы Сарай залларын сипләгәндә кулланылган Казан губернасы имәнлекләрен яңадан торгызуда Лесхоз селекция-орлыкчылык үзәгендә үскән утырту материалы файдаланылачак.

Үткән атнада Татарстан  урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның Саба  районында эш сәфәре вакытында  сүз шул хакта  барды. Селекция-орлыкчылык үзәге базасында  узган киңәшмәдә ябык тамыр системасы белән сабаклы имәннең утырту материалын үстерү буенча үзәк оештыру өчен проект-смета документациясен эшләү мәсьәләләре каралды.

  Җыелыш азагында урманчылык­ның һәм урман хуҗалыгының аеруча аерылып торган хезмәткәрләре бүләкләнде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары


Нет комментариев