Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Үз илемдә” шигырь һәм җыр кичәсе

13 январь көнне татар халкының моңлы сандугачы, йөзләгән җырлар авторы, шагыйрә, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләтбүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 яшь тулган булыр иде (1928-2005).

    Шул уңайдан 11 январь көнне район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубы белән берлектә “Үз илемдә” дип исемләнгән шигырь һәм җыр кичәсе үткәрелде. Китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, «Халкыбызның моңлы шагыйрәсе» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.  Кичә барышында “Сөембикәлеләр” Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен укыдылар, иң танылган җырларын («Үз илемдә”, “Керкәле таулары”, “Туган авылым урамы”, “Кояш гомере”, “Мин бит кара карлыгач” һ.б.) җырладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев