Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзара салымга да төзекләнәбез

Халык биргәннең һәр тиене халыкның үзе өчен

Инде менә 8 ел дәвамында  республикада үзара  салым программасы  гамәлдә.  Аның асылы халыктан җыелган акчаның бер сумына дүрт сум исәбеннән дәүләттән субсидия алудан һәм көнкүрешебезне  яхшыртуга тотудан гыйбарәт.

Үзара салым мәсьәләсе  ел  ахырына таба  кузгатыла һәм акчаны  җирле  әһәмияттәге максатка тотуга гражданнарның ризалыгы алына. Хәзерге  вакытта авыл җирлекләрендә җыеннар нигездә үтте. Саба шәһәр җирлегендә, санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, 2023  ел өчен үзара  салым  суммасы һәм башкарылачак  эшләр белән үз хезмәткәрләрен оешма-учреждение җитәкчеләре таныштырды. Җыелган  акчага күп эшләр башкарырга мөмкин икәнлегенә инану өчен быел район үзәген төзекләндерү чараларын   күздән  кичерү дә  җитә.

Алар турында Саба шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Гыйльманов сөйләде. “Быел иң элек подрядчы “159нчы ПМК” җәмгыяте  Мәктәп  урамында Пенсия  фонды  идарәсе бинасыннан  алып 1 Май  урамына  кадәр тимер-бетоннан тротуар эшләде. Җәяүлеләр иминлеген тәэмин итү  максатында тузганы 240  метрда  яңартылды, 420  метрда өр-яңадан  салынды. Шулай итеп, халык күптәннән борчыган проблема хәл ителде. Рябиновая,  Азатлык, Туганлык,  Шатлык  урамнарына тышкы яктырту челтәре линиясе   сузылды. Мәңгелек  ут  янында тыл ветераннары стелласының өске өлеше бронзадан  коелды һәм  урнаштырылды. Яңа мәктәп янәшәсендә күп балалы гаиләләргә  бирелгән  җир участогына   газ челтәре  сузу  өчен проект әзерләнде. Урта  Саба  авылында үзара салымга урамга вак таш җәелде. Төзекләндерү  октябрь аенда  да  дәвам итәчәк. Әйтик, урам  чатлары кырыйларына  түгәрәк ташлар  кую буенча барысы 144 кубометрда эш башкару  каралган. Янгын  часте  янындагы зиратта автомобильләр  кую урынын  киңәйтү, Сабинка  яр буена  агач-куаклар  утырту  планлаштырыла.  Бу эшләр барысы да Байлар Сабасы бистәсе буенча  1965225 сум күләмендә  җыелган  һәм хөкүмәт тарафыннан 4 мәртәбә арттырылганнан соң 7860900 сумны тәшкил иткән үзара  салымга  башкарылды”, – диде  Рашат Гыйлемхан улы.

Килешәсездер, халык акчасына  күп кенә мөһим мәсьәләләр хәл ителә, проблемалар кими. Башкарылган эшләрдә, бер яктан, республика программасы ярдәме күренсә, икенчедән, халыкның  яшәгән җирен матур итү теләге көчле булуы да сизелә. Моннан тыш җирле бюджеттан да төзекләндерүгә шактый  акча сарыф ителгән.  Балалар яңа  мәктәпкә автомобиль  юлыннан   йөрмәсеннәр  өчен Объездная  урамы  буйлап  448  метр тротуар  салынган.  “Гаилә” паркында эшләр төгәлләнеп   килә. Быел “ПМК Мелиорация” җәмгыяте Сабинка инеше ярын кисеп, 2  километр тротуар, 7  урында җәяүле  күпере салды. Яр буйлап эскәмияләр, урналар урнаштырылачак, агачлар утыртылачак. 

Киләсе елга килгәндә, Байлар Сабасы торак пункты составына теркәлгән һәр балигъ булган кешедән үзара  салым  җыю 500  сум күләмендә билгеләнде.  Димәк, республика бюджетыннан биреләчәге дә арта һәм уртак сумма 13 миллионга җитәчәк.  Бу  акчага, әлбәттә, тагын  да  күбрәк эшләргә  мөмкин. Аерым  алганда, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең тротуарларын һәм су агу улакларын төзекләндерү, тышкы яктырту челтәрләрен төзү, реконструкцияләү, капиталь төзекләндерү буенча эшләр башкару,  паркларны һәм бала­лар мәйданчыкларын карап тоту, җиһазлау,  агач һәм куаклар утырту, су һәм газ белән тәэмин итү челтәрен проектлаштыру, төзү-төзекләндерү чаралары   күреләчәк. Инде үзара  салым җыела башлады һәм  500  сумны  1 декабрьгә кадәр тапшыру  сорала. Кызганыч, акчаны биргәндә эчендәге  ачуын  чыгаручылар да бар икән.  Ихлас   күңелдән булыйк, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев