Узган ел Татарстанда каршы як полосасына чыгу аркасында 28 кеше һәлак булган
Проблемага игътибарны тагын да арттыру максатыннан 17-31 гыйнвар көннәрендә республикада «Каршы полоса» профилактик чарасы узачак.
2025 елда Татарстанда транспорт чараларының каршы юлларда як полосага чыгу сәбәпле 54 юл-транспорт һәлакәте булган.
Бу аварияләрдә 28 кеше үлгән, тагын 92се җәрәхәтләр алган. Бу цифрлар коры статистика гына түгел. Республиканың Дәүләт автоинспекциясендә һәр сан артында кеше фаҗигасе торуын ассызыклыйлар.
Проблемага игътибарны тагын да арттыру максатыннан 17-31 гыйнвар көннәрендә республикада «Каршы полоса» профилактик чарасы узачак. Инспекторлар юлларның иң куркыныч участокларында хокук бозучыларны контрольдә тотуны көчәйтәчәк.
Ведомствода шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршыга килүче автомобильләр өчен билгеләнгән полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү хокукыннан хокукларыннан мәхрүм итү каралганлыгын да искәрттеләр. Кагыйдәне кабат бозган очракта, машина йөртүчене бер елга хокукыннан мәхрүм итәргә, правасын мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев