Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветераннар экскурсиягә чыкты

Соңгы вакытта авылларда өлкәннәрне Биләр, Болгарга һәм башка тарихи урыннарга еш алып бара башладылар.

Шул  ук вакытта истә калырлык сәяхәтне районыбыз эчендә дә оештырып була икән.  Чөнки Саба  җирендә зур үзгәрешләр булып тора, яңа  объектлар сафка баса, ә өлкәннәр алар турында ишетеп кенә белә. Ветераннарның мондый хәбәрдарсызлыгына менә өченче ел инде махсус экскурсияләр чик куя. Өченче көн шул максаттан 26 ветеран утырган зур автобус хакимият бинасы каршыннан  сәяхәткә кузгалып китте.  Аларны район башлыгы Рәис Миңнеханов белән авыл хуҗалыгы  идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин озатып калды. Яңа объектлар белән танышу “Саба Арена” спорт комплексыннан  башланды. Быел 1 сентябрьдә физкультураны  ярат­кан һәркем өчен ишекләрен ачкан бинадагы шартлар барысында да  уңай кичерешләр генә уятты. “Их, без үскәндә шундый  мөмкинлекләр булса”,– дип сок­лануларын белдерделәр. Комплекс директоры  урынбасары Илсөяр Әхтәмҗанова сөйләгәнчә, биредә шахматны 45 бала  уйный, фехтование белән  –90, теннис белән 80 бала  шөгыльләнә. Бадминтонга 200гә якын укучы   йөри. Берсе дә бер тиен дә акча  түләми.  Кичке  якта  комплекска олылар да килеп уйный, тренажерларда физик күнегүләр ясый  ала. Өлкәннәр  өчен түләү ярты бәясе генә. Айлык  абонемент алсаң, тагын да  арзан.  Кыскасы, комплекс  хезмәткәрләре ветераннарны кич­ләрен дә өйдә утырмаска  чакырдылар...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев