Халык үзе кузгатса...
Җирле үзидарә
1990 елга кадәр безгә җирле үзидарә төшенчәсе ят иде әле. Халык үзенең йомышы төшкәч бара торган урынны “силсәвит” дип атады. Ә авыл Советлары рәисләре үзләре хуҗалык җитәкчеләреннән уза алмады. Демократия барын да үзгәртте. Җирле үзидарәләр барлыкка килде. Алар гади телдә – безнең йорт ишегалдыннан, урамыбыздан һәм туган авылыбыздан башланган хакимият. Бу – иң якын, иң гадиләштерелгән дәрәҗәдәге идарә.
“Чыннан да, шулай, – ди Түбән Шытсу авыл җирле башлыгы Булат Мәүлетов. – Торак пунктларны төзекләндерү, юлларны карап тоту, урамнарны яктырту кебек иң мөһим көнкүреш сорауларыннан алып, социаль объектлар эшен оештыру бурычларын гамәлгә ашырабыз. Көндәлек тормыш мисаллары белән аңлатканда, әйтик, урамнарны кем яктырта? Кеше кичләрен өйгә кайтканда караңгы тыкрыктан узмый икән, бу турыдан-туры җирле үзидарәнең эше. Кыш көне урамнардан машина йөрсен өчен юлларны кем чистартуын да алар оештыра. Балалар мәйданчыкларын төзекләндерү һәм куркынычсыз тоту да шушы дәрәҗәдә хәл ителә. Зиратларны, чишмә буйларын чистарту, коймаларын буяу кебек изге эшләрне оештыруда да алар башлап йөри.
Гомумән алганда, 7 депутат составындагы җирле үзидарә – ул халыкның көндәлек тормышын кайгыртучы хакимият. Аның төп асылы – проблемаларны урында һәм хәзер хәл итү. Гражданнарның активлыгы – җыеннарда катнашу, социаль челтәрләрдә язышу яки депутатка шалтырату, үзара салым программасында һәркемнең катнашуы системаның ничек эшләвен билгели. Халык үзе кече мәсьәләләрне кузгатмаса, җирле хакимият тә аларны күрмәскә мөмкин”.
Булат Мәүлетов “XXI гасыр авылы” җитәкчелегенә 26 яшендә алына. Болай язуның да сәбәбе бар. 2018 елда Түбән Шытсу авыл җирлеге Бөтенроссия күләмендә оештырылган “21 гасыр авылы” конкурсында җиңүчеләр рәтенә кергән иде.
Мамалай, Чәбки-Саба торак пунктларының административ чикләре үзгәртелгәннән соң, Түбән Шытсу авыл җирлеге артык зур түгел. Мәйданы 5428 гектар тәшкил итә. Елыш, Югары Шытсу, Түбән Шытсу авылларында 231 хуҗалыкта 630 кеше яши. Шуларның 266сы – эш яшендә, 250се – пенсионерлар. Димәк, әле йөзләгән кеше үзенә шөгыль табарга, эш белән тәэмин ителергә тиеш.
–Төп хезмәт урыннары – “Шытсу” җәмгыятендә, – ди җирлек башлыгы. – Хуҗалыкта 147 кеше эшли. 2025 елда 50 тонна җиләк үстергән “Сабино” теплица комплексында 18 кешегә хезмәт урыны булдырылды. Фермер Азат Хәбибрахманов мөстәкыйль рәвештә мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Шәхси хуҗалыгында мал-туар асраучы гаиләләр байтак. Җирлектә барлыгы 312 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, ягъни 2025 елга карата 15кә артык. Шуның 104е – савым сыерлар. Шәхси хуҗалыклар 4670 центнер сөт сатты. Димәк, авылдашларыбыз терлекчелек белән шөгыльләнеп тә, гаилә бюджетларын тулыландыра. Үзмәшгуль буларак 60тан артык кеше теркәлгән. Җирлегебездә тырыш, эш сөючән халык яши.
Шәхси хуҗалыкларның үсешен тәэмин итү, аларны саклап калу максатыннан каралган дәүләт программалары эшләп килә. Былтыр кош-корт, мал-туар алган чыгымнарның бер өлешен каплау буенча гомуми сумма 845 мең 880 сумны тәшкил итте. Быел субсидияне ат малына –3, чеби, үрдәк, казга –39, сыерга – 92, кәҗәгә –9, сарыкка 43 хужалык алды.
–Булат, җирлек халкының хезмәт сөю белән бергә мәдәниятне, спортны яратуын да яхшы беләбез. Нинди юллар белән моңа шулай җәлеп итә аласыз?
–Аның бернинди дә сере юк. Соңгы елларда авыл җирлекләренә дәүләт тарафыннан зур игътибар бирелә, районыбыз җитәкчелеге дә һәрвакыт үз игътибарында тота. Җирлектә исә барысын да кадрлар хәл итә. Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлнар һәм Илшат Шәрифуллинар республика күләмендә танылды. Алар байтак конкурсларда 1 дәрәҗә лауреатлар исемнәре алдылар, Гран-прига лаек булдылар. Ә төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында актив катнашуыбыз, һәрвакыт призлы урыннар яулавыбыз, авылдашларыбызның бердәм, дус булуларын дәлилли. Россиядә Халыклар бердәмлеге елына карата алганда бу шулай. Югары Шытсу спорт мәйданчыгында ел дәвамында волейбол, мини һәм итекле футбол һәм башка ярышлар план нигезендә төрле бәйрәм чараларына багышлап үтеп бара. Мәгъсүм Фәйзиев истәлегенә көрәш турниры традициягә әверелде.
Халык бердәмлеге елы дигәндә, бездәге авылларга марилар да, удмурдлар да түгел, XVII гасырларда татарлар нигез салган. Кызлар-егетләр үз милләтендәге пары белән гаилә корган. Бу күренеш хәзер дә саклана диярлек. Ә менә Түбән Шытсу кызы Алинә әти-әнисе белән хәйраннан Таҗикстаннан күченеп кайткан рус егете Володяга кияүгә чыкты. Владимир Филиппов хәзер татарчаны яхшы аңлый, милли йолаларыбызны ихтирам итә. Киров өлкәсеннән күченеп килүчеләр дә үзләренә терлекчелектә эш урыны табып, яшәү урыннары белән тәэмин ителеп, җирле халык белән аралашып яшиләр. “Сабино” теплица комплексында эшләүче Николай Вишнавецкий һәм аның тормыш иптәше исә украин милләтеннән.
–Махсус хәрби операция сезнең җирлеккә ни дәрәҗәдә кагылды?
–Өлешчә мобилизация башлануга, 5 егетебезгә чакыру килгән иде. Тагын бер егетебез контракт төзеп китте. Кызганычка каршы, икесе хәбәрсез югалган булып санала. Гаиләләреннән авыр хәсрәтне күтәрә алмаучылар да булды. СВОдагыларга гуманитар ярдәм буенча җирлектә эш алып барыла. Егетләргә посылкалар җибәреп, акчалата ярдәм күрсәтүчеләргә, авыл халкына зур рәхмәт. Иң актив булышлык күрсәтүчеләрнең берсе буларак Югары Шытсу авылыннан Сәрия апа Мөхетдинова үз йортында кием-салым тегеп, тормыш иптәше белән район штабына тапшыра. Актив эшчәнлек өчен ул Рәхмәт хатына һәм волонтерлык хәрәкәте активисты күкрәк тамгасына лаек булды.
–Булат Миндрахманович, авылының социаль-иктисадый үсешенә күчеп, үзара салым, республикада эшләүче программалар белән дә таныштырсагыз иде.
–2026 елга билгеләнгән 395 мең сум үзара салым җыелып бетте. Ул акча Түбән Шытсу һәм Елыш авылларында зират юлын ремонтлауга, Югары Шытсуда юл һәм чишмәне төзекләндерүгә тотылачак. Республикадан каралган дотация күләменә лимит куелган иде, шулай да 1 сумга 4 сум форматы район бюджетыннан бирелү сәбәпле сакланып калды, моның өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт әйтәсе килә. Быел Түбән Шытсуда җирле әһәмияттәге юлларга асфальт җәю буенча зур эш алып барыла. "МДСУ-1" оешмасы 2300 метрда эш башкарды. "Татавтодор"ның Саба филиалы Югары Шытсуда төбәк әһәмиятендәге юлны ремонтлый. Былтыр җирлектә башкарылган эшләрнең гомуми суммасы 182 миллион сум тәшкил иткән иде. Быел тагын да күбрәк булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев