Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Халыкка сайлау мөмкинлеге кирәк

Моннан 40 ел элек Сабада Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән республикада иң беренчеләрдән булып «Агропромснаб», ягъни колхоз-совхозларны матди-техник тәэмин итү предприятиесе оештырыла.

Директоры итеп “Сельхозтехника»ның район берләшмәсе управляющие урынбасары булып эшләгән Фәнис Хурамшин билгеләнә.  

Дөрес, башта бу оешманың кирәклегенә шикләнеп карыйлар. Кыенлыклар  да  килеп  чыга. Элек җиңел булган бит  ул, товар алып кайтасың да, тиешле  сумманы күчерәсең. Хәзер башта акчаңны чыгарып сал, аннары гына алырсың. “Агропромснаб” бурычка батса бата, әмма колхоз-совхозлардан акча алмаган килеш тә алар өчен бөтен кирәк-ярагын кайтартып тора.

“Без колхоз-совхозларның хәленә керергә тырыштык. Кредитка техника сатып алдык. 1993 елда гына да район хуҗалыкларына 51 комбайн бирдек. Кайбер товарны акча күчереп, тиз генә алырга уйлыйсың. Тик эш син дигәнчә генә барып чыкмый иде. Йә күчергән акча ике ай бара, йә ул арада бәяләр үзгәреп куя. Ничек кенә кыен булмасын, без колхоз-совхозлар, фермер хуҗалыклары мәнфәгатен күздә тотып эш иттек”, – ди Фәнис  Шәйхразый  улы.

Предприятиенең ныгу  еллары  кулдагы  акча дефицитка әйләнгән,  натуралата  түләү  кертелгән чорга туры килә. Хезмәт хакларына бәйле проблема туа. Гиперинфляция сумның бәясен төшерә, ә предприятиеләр арасындагы түләмәүләр һәм дәүләт заказларының тоткарлануы әйләнештәге акчаларның кискен җитешсезлегенә китерә. Кыен хәлдән чыгу юллары эзләнә.

“Менә шул катлаулы  чорда, хуҗалыклар җитәкчеләре белән  киңәшеп, биналар сорап, конторадамы  анда, башка бинадамы, ничек туры   килә, районның 14 авылында кечкенә кибетләр ачтык. Өс,  аяк киемнәре, башка көндәлек товарлар  саттык. Шулай  әкренләп сәүдә өлкәсенә дә кереп  кителде. Аннары бу  эш белән улым Фәннур күбрәк шөгыльләнә башлады.  Башта  Көек авылында  кибет   булдырды.  Сатып  алучылар анда теләп  йөрде. Аннары Сабада “Агропромснаб” оешмасы  урнашкан  урамда сәүдә ноктасы  ачылды. Улым аңа  мин  армиядә  хезмәт иткән Ейск шәһәре исемен бирде. Сәүдә эше  бик  четерекле.  Көндәлек акча кереме, уртача чек күләме, товар әйләнеше тизлеге, складтагы калдыклар – катлаулы математика. Бер позициядә артык сатылса, икенчесенә зыян килергә мөмкин. Зур мәйданлы  “Ильфани” супермаркеты  ачылганда Фәннур маркетингны нык үзләштергән  иде. Без сатып алучыга  сәүдә залында иркенләп  йөрү, товарны кулына  алып,  өйрәнеп сайлау  мөмкинлеге тудырдык. Кулланучы  шуны  ярата,  кечкенә кибетләрдә мондый  шартлар юк диярлек”, – дип дәвам итә Фәнис  Хурамшин.

Сәүдә уңышының нигезендә яткан төп нечкәлекләргә  килгәндә, ассортимент – үзе бер сәнгать. Артык күп төрлелек бутый, ә сайлап алу мөмкинлеге булмау кибеттән китәргә мәҗбүр итә. Бәяне кыйммәт кую – сатып алучыны куркыта. Арзанга сату сыйфат турында начар фикер тудыруга китерә. Чимал, салымнар, арендага бирү, хезмәт хаклары һәм көндәшләрнең бәяләрен исәпләп, табыш калдыручы балансны табу – зур осталык.

“Ильфани”да хуҗалык товарлары, көнкүреш техникасы, төзелеш  материаллары, электр, бакча җиһазлары – барысы да бар. Алганың ошамый  икән,  кулланучылар хокуклары кануннарына туры китереп кире кайтарып була. Бер  елга  кадәр рассрочкага сатып алу  мөмкинлеге  дә сакланган. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре, онлайн-касса системалары – боларның барысын да тайпылышсыз үтәргә кирәк. Бер кечкенә хата да зур штрафларга сәбәп була ала. Супермаркетта 40ка якын кеше эшли. Коллектив – ул төрле холыклы кешеләр тупланмасы. Сатучының кәефе турыдан-туры кассага тәэсир итә. Бу  яктан барысы да тәртип.

Хәзер “Илфани” кибетләрен Арча, Кукмара шәһәрләрендә дә күрергә була. Узган  ел Чистайда 4 мең  квадрат метрлы  супермаркет  ачканнар. Йөзгә 400 метрлы  дүрт футбол мәйданчыгы сыярлык сәүдә залын күз  алдына  китерегез! Халык шунда йөри. “Планнар алга таба да бар. “Илфани” территориясендә өч  катлы яңа бина төзелеп файдалануга тапшырылды. Аның беренче катында зур габаритлы товарлар урнаштырылды. Халык белә, йөри. Кибеттә сатып алучыга «Нәрсә телисез?» дип эндәшү – ул әле сәүдә дигән сүз түгел. Чын сәүдә – ул сатып алучының ихтыяҗын алдан күрү, аңа уңайлыклар тудыру, аның өчен акчасын кызганмаслык кыйммәт булдыру. Яңа бина  шул максаттан төзелде”, – ди Фәннур Хурамшин үзе маркетинг нечкәлекләре турында. 

Кыскасы, халык файдасына, эш булсын, дип куелган хезмәттән беркемгә  дә  зыян юк. Көектәге колбаса цехы да кулланучылар ихтыяҗын  күздә тотып тотрыклы эшли. Ат итеннән  ясалган  казылык чын мәгънәсендә деликатес.

Фәнис Шәйхерази улы Көекнең яшәешен саклап калган, алай гына түгел, авылны икенче яшьлегенә кайтарган эшмәкәр буларак  мәгълүм. Биредәге  ярдәмче хуҗалык атлар  асрауга  юнәлеш  алып республикада танылды. Татарстан  җитәкчеләре хуҗалык эшчәнлегенә үзләренең уңай бәяләрен бирделәр. Алдынгы тәҗрибәләре республика матбугатында киң яктыртылды, китапларга кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев