Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халыкта уяулык җитми

Өченчекөн Россия Эчке эшләр министрлыгы Саба районы бүлегенең 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Киңәшмәдә район башлыгы Рәис Миңнеханов, прокурор Ленар Вәлиуллин, “Саба таңнары” газетасы редакциясе мөхәрриреполициянең җәмәгать советы рәисе Рөстәм Исмәгыйлов катнашты.

Төп доклад белән бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов чыгыш ясады. “2022 ел бик катлаулы булды. Шуңа да карамастан, коллективның уртак тырышлыгы, башка хокук саклау органнарының булышлыгы белән елны матур гына нәтиҗәләргә тәмамлый алдык. Шуңа күрә әйтер сүзебез, күрсәтерлек эшебез бар. Бүлек хезмәткәрләре район, республика һәм Россия масштабында үткәрелгән күптөрле, шул исәптән күңел ачу, мәдәни-спорт чараларында җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә актив катнаштылар. Соңгы вакытта дини бәйрәмнәрдә дә, мәчетләрдә һәм башка территорияләрдә дә тәртип саклыйбыз, чөнки заманы шундый. Алда көтелгән хачмануда бәкедә коену чараларында да медицина, МЧС хезмәткәрләренә үзебезнең тиешле ярдәмне күрсәтәчәкбез. Былтыр башка еллардан үзгә буларак, өстәмә мобилизация вакытында хәрби комиссариатларга да ярдәм итәргә тырыштык. Министрыбыз Артем Валерьевичның, бәйрәмнәр – ул эшләмәү өчен сәбәп түгел, дип яратып әйтә торган сүзе бар. Чыннан да, без башкалар ял иткәндә көчәйтелгән режимда хезмәттә булабыз”,– диде бүлек башлыгы. Иң мөһиме, халык күп катнашкан чараларда хокук тәртибен бозу очракларының булмавы. Әмма хезмәткәрләргә көндәлек эш тә бетеп тормый. Ел дәвамында бүлекнең кизү частенә барлыгы 1876 хәбәр кергән. Алардан чыгып, 91 җинаять эше, 555 административ эш кузгатылган. Хәбәрләрнең 92 проценты 3 көндә, 118 гариза –10 тәүлек, 31е бер ай эчендә каралган. Регламентның төгәл үтәлешен министрлыкның учет-теркәү дисциплинасы бүлеге ныклы контрольдә тота, прокуратура да күзәтчелек итә.

Хокук сакчылары халык өчен төрле юнәлешләрдә эшли. Васил Исмәгыйлов әйтүенчә, районда ЮХИДИ бүлегендә дәүләт номер билгеләре, миграция линиясе буенча чит ил паспортлары бирелә һәм гражданнарга мондый төр хезмәт республиканың күп авыл муниципаль берәмлекләрендә бөтенләй күрсәтелми. Халык өчен тудырылган уңайлы шартларның сыйфаты алга таба да яхшырырга тиеш.

Киңәшмәдә райондагы криминоген вәзгыять турында ачык мәгълүмат бирелде. Мошенниклык күренешләренә каршы тору буенча профилактика чараларына аеруча басым ясалды. Хисап чорында телефон аша дистанцияле урлаулар белән бәйле 37 җинаять теркәлгән. Гражданнар мошенниклардан күргән зыян 8 миллион сумнан артып китә. Мондый характердагы җинаятьләрнең 62,9 проценты ачылган. Алдакчылар тозагына кабучылар мондый хәлләрнең авыл җирендә булуын күз алдына да китермәгәннәр. “Халыкта элементар уяулык җитми. Якын араларда авылларда җыеннар үтәчәк. Бу мәсьәләдә аңлату эшенә игътибарны нык арттырасы була”, – диде бүлек начальнигы. Район башлыгы да бу проблеманы ассызыклап, халыкта мошенниклыкка каршы ныклы иммунитет булдыруда хокук сакчыларына үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Киңәшмәдә катнашучылар ясаган чыгышларда эчке эшләр бүлеге 2022 елда гамәлгә ашырган оператив-профилактика чаралары уңай бәяләнде. Кадрлар белән тәэмин ителешнең тиешле югарылыкта булуы (100%) агымдагы елда гражданнарның законлы мәнфәгатьләре ышанычлы сакланачагына гарантия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X