Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Хат ташучы йөреп, гәҗитләр килеп торсын!”

Кышның салкын бер көнендә газета-журналларга ташламалы язылу барган чорда Килдебәк авылына барып, абунәчеләребез белән күрешеп кайттык.

 Аклыкка күмелгән авыл безне пакъ күңелле, ачык йөзле кешеләре белән  каршы алды.  Бер яктан кышкы сихри матурлыкка, авылның төзеклегенә сокланып  йөрсәк, шул ук вакытта   күп йортларга сукмак юклыгы, ягъни буш өйләрнең күплегенә шаһит булдык. Безне абунәчеләребез белән таныштырып йөрүче хат ташучы  Гөлнур  Шәйхуллина һәм китапханәче Ләйсән Рәкыйпова әйтүенчә, әлеге йорт хуҗалары кышны шәһәрдә уздырып, җәйгә авылга кайталар икән. Авыл халкы элек-электән газета-журналларга күпләп язылганлыгын беләбез. Әмма соңгы елларда ныклы хат ташучы булмавы вакытлы матбугатка язылучыларны сагайтырга мәҗбүр иткән. Быелның октябрь аенда гына озак еллар клуб мөдире булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Гөлнур ханым шуңа борчылып, бу вазифага үзе алынган. 

Иң  беренчеләрдән  булып кергән  Фирдәүсә һәм Фәрит Мирзахмәтовлар  район газетасын гомер буе алдыручы  тугры  дусларыбыз  булып  чыкты.

 “Авылда почта өләшүче йөреп торсын да, вакытында килеп торсын, Гөлнур хат ташучы булып кергәч бик сөендек.  Язылып, таратучы  булмагач,  ни файда? Мине  спорт тематикасы кызыксындыра.  Райондагы узган һәрбер спорт чарасының нәтиҗәләре белән танышып барырга яратам”, –ди Фәрит абый. 

Икенче язылучыбыз  – Фәнүсә апа  Абдуллина  36 ел  Килдебәктә почта бүлеге начальнигы булып эшләгән, дөресрәге, гел үз кеше икән.

“Авылыбыз гомер буе газета-журналларны күпләп алдырды. Хат ташучы булмаганга гына бераз сүлпәнәелде.  Авыл зур, йөрү күп, бер кешегә бик авыр. Килдебәкне урап чыгу өчен  11 километрлап йөрергә кирәк. Сабага җәяү барган кебек ул. Шушы районда яшәгәч, “Саба таңнары”н ничек алдырмаска була инде?  Районның бөтен яңалыгы, яшәеше шунда. Алайса, районның нинди сулыш белән яшәгәнлеген каян беләсең?”, – дип күңел түрендәге сүзләребезне укыды  Фәнүсә апа.

   Килдебәктә газета-журналларга бик теләп язылучы абунәчебез Рафыйга апа Касыймованы күреп аралашуыбыз да күңелдә бик матур тәэсирләр генә калдырды.

“Бер хәрефен дә калдырмыйча укып барам. Яз көне чебешләр караганда рәхәтләнеп укыйм. Кышкы озын кичләрдә   вакытны ничек уздырыр идең? Укырга әйбер юк дигәннәргә, аптырыйм.  Гомер буе авыр эштә булсам да, укуны калдырмадым.  Фермада эшләдем. 20 ел сыер саудым.  Сарыклар да карадым”, –  дип  якты йөзе белән каршылап,   тәмле сүзе белән озатып калды  Рафыйга апа.

 

Минниса апа Мәүлетова  да авылда  газета-журналларга  иң күп язылучылардан  икән.   Алты төрле исемдәге басма алдыра, алар арасында “Саба таңнары”ның аерым урын алып торуы безне бик шатландырды. Урамда кар көрәүче 83 яшьлек  Миннемөхәммәт  ага Кәримуллин да бөтен эшләп ташлап, безнең белән бик теләп аралашты. Аның кыскача гына тормыш юлы белән дә таныштык. Әтисе сугышка киткәндә биш айлык булып калган малай кечкенәдән хезмәттә чыныгып үсә.  40 елдан артык машина иярләп, 70 яшендә генә яраткан эшеннән аерыла.

“Соңгы елларда “Саба таңнары”на  язылудан туктап торган идек. Барыбер  дә  район хәбәрләрен белеп торыр өчен газета  кирәк. Мине авыл хуҗалыгы турындагы язмалар кызыксындыра. Кая барсам да, сораштырам, элекке чор белән чагыштырам. Хуҗалыклардагы тормыш, анда эшләүчеләр турында укырга яратам”, –дип елмая  Миннемөхәммәт ага.

“Авыл халкының язмышы өчен борчылып кердем.  Өлкән яшьтәгеләр газета-җурналларны  бигрәк көтеп алалар бит.  Язылгач,  укыйсы килә.  Пенсиягә чыкканыма 7 ел иде,  менә тагын көчемне сынап карарга булдым”, –ди Гөлнур апа Шәйхуллина.

Килдебәктә тугры дусларыбызның  һәм Гөлнур ханым кебек авыл җанлы кешеләр  күп булуына  сөенеп, күтәренке кәеф белән кайттык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев