Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хатын-кызлар өчен җомга көнне эш сәгате кыскартылырга мөмкин

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков исеменә мөрәҗәгать юллый.

  Юлламада хатын-кызлар өчен җомга эш көнен, уртача хезмәт хакын саклап, ике сәгатькә кыскартырга тәкъдим ителә. Бу хакта РИА Новости яза.

«Югарыда әйтелгәннәр белән бәйле рәвештә, хатын - кызлар өчен, уртача хезмәт хакын саклап, җомга көнне эш сәгатен ике сәгатькә кыскарту инициативасын каравыгызны сорыйм», - диелә рәсми хатында.

Анда бу чара бюджет өлкәсе, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен мәҗбүри булырга тиеш дип әйтелә. Шәхси компанияләр өчен эш көнен кыскарту киңәш итү характерында булырга мөмкин.

«РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча (2023 елның марты), хатын – кызлар Россиядә барлык эшче көчнең 49 проценты тәшкил итә - бу дөнья практикасында иң югары күрсәткечләрнең берсе», - дип язылган мөрәҗәгатьтә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xatyn-kyzlar-ocen-omga-konne-es-sagate-kyskartylyrga-momkin-5888091

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев