Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

  Эчке эшләр органнарында күпь­ел­лык нәтиҗәле хезмәте, законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлек начальни­гы, полиция полковнигы Васил Шә­рифулла улы Исмәгыйлев Саба муниципаль районының Алтын билгесе белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпь­еллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Ту­­ган Як»  җәмгыяте бозау ка­рау­­­чысы Илһамия Юныс кызы Хә­­­­­бибрахманова; ветеринария өл­­­­­­­­­­­кәсендә күпьеллык нәтиҗәле хез­­­­мәт­­­ләре өчен район ветеринария бер­ләшмәсенең ветеринария са­ни­­тарлары Тәнзилә Мәхмүт кызы Ка­малова; Дания Сәйдәш кызы Хәлиуллина; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы җи­теш­терүен үстерүгә керткән зур өлеше өчен «Умырзая» авыл хуҗалыгы кул­ланучылар кооперативы машина йөртүчесе Илшат Мирхәт улы Мансуров Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районда физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән  зур өлеше өчен  "Сабантуй” спорт мәктәбе  директоры Рамил Нурулла улы Габделмәнов; Эчке эшләр органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлек начальнигы, полиция полковнигы Васил Шәрифулла улы Исмәгыйлев; массакүләм мәгъ­лүмат чараларын үстерүгә, район тормыш-көнкүрешен объектив яктыртуга керткән зур өлешләре һәм оешуга 25 ел тулу уңаеннан «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе филиалы коллективы Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев