Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

  Җәмәгать туклануы системасында күпьеллык  нәтиҗеле хезмәте өчен «Саба җәмәгать туклануы» җәмгыяте директоры Алинә Рәис кызы Нургалиева; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның салым системасы эшчәнлеген үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара инспекциясе башлыгы Айрат Вазыйх улы Шәфыйков; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ире­шү­лә­ре өчен “Саба” җәмгыяте тракторчы-механиза­тор­лары Ринат Сәүбән улы Габдуллин;  Марат Риф­гать улы Галимуллин; күпьеллык нәтиҗәле хез­­мәте, укыту-тәрбия процессын оештыруда һәм ка­милләштерүдә ирешкән уңыш­лары өчен Тимершык авылы «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Гүзәл Хәсәнша кызы Фазылова; күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Хуҗалык-эксплуатация конторасы» ишегалды җыештыручысы Равил Габделхак улы Гыйльмиев; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен "Курсабаш" җәмгыяте директоры Ирек Сә­етша улы Җиһаншин; күпьеллык нәтиҗәле хез­мәте һәм радиотапшырулар челтәрен үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы «Радиотелевизион тапшырулар үзә­ге»нең Шәмәрдән цехы радио һәм телевидение чаралары өлкән электромеханигы Вәгыйзь Фәгъ­метдин улы Мөбарәкшин; авыл хуҗалыгы җи­тештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Курсабаш» җәмгыяте агрономы Фәрит Әдеһәм улы Фәсхиев Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Эчке эшләр органнарында намуслы хез­мәт­лә­ре, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту­га керткән өлешләре өчен Россия Федерациясе Эч­ке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бү­леге административ законнарны үтәү юнә­лешенең өлкән инспекторы Наил Нәҗип улы Галиев; дежур частьнең Эчке эшләр органнары объектларының куркынычсызлыгын һәм террорчылыктан саклануын тәэмин итү төркеменең полиция хезмәткәре Алмаз Рәшит улы Җәлилов; дежур частьнең оператив дежурные Илдар Та­һир улы Нәгыймов; авыл хуҗалыгы җитештерүендәге нәтиҗәле хез­мәте өчен Юлбат җәмгыяте инженеры Рәмис Фәнис улы Шәйхуллин; «Нырты» җәмгыяте баш инженеры Илүс Рәдис улы Мөхәммәтҗанов; авыл хуҗалыгы җитештерүендә намуслы хезмәте өчен «Курсабаш» җәмгыяте кладовщигы Ривнур Нургаян улы Зиннуров; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күр­сәткечләргә ирешүләре өчен «Саба» җәмгыяте Са­тыш бүлекчәсе тракторчысы Раиф Рәис улы Нә­җипов; «Саба” җәмгыяте сакчысы Әнәс Мө­дә­рис улы Бәйрәмов; Электрик Айдар Хөснулла улы Гайзуллин; машина йөртүче Ранур Рафил улы Мөбәрәков; Саба муниципаль районы Баш­лы­гы­ның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев