Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП...

Райондашларыбызны котлыйбыз...

Җирле үзидарә органнарындагы нәтиҗәле хезмәтләре һәм районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләре өчен Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Гыйльфан улы Әхмәтов; Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Илдус улы Биккинин, күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен агросәнәгать комплексы ветераны Зиннур Дәүләтнур улы Дәүлиев; күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты» котельнясы операторы Илһам Мөнир улы Макашин; халыкны социаль яклау системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Балкыш «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Миләүшә Тәфил кызы Тимергалиева; гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Наилә Илдус кызы Хәйбриева; агросәнәгать комплексының бухгалтерлык исәбе һәм хисап системасындагы намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендәге уңышлары өчен «Юлбат» җәмгыяте бухгалтеры Гүзәл Рәйхан кызы Гыйлаҗиева; торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Саба күп тармаклы җитештерү предприятиесенең әйдәп баручы икътисадчысы Ленар Раиф улы Галләмов; бухгалтеры Гөлназ Илдус кызы Кәримуллина; сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Шәмәрдән участок хастаханәсе гомуми практика табибы Гөлсинә Азат кызы Шәрипова;  җирле үзидарә органнарындагы нәтиҗәле хезмәте өчен Саба муниципаль районы башлыгының коррупциягә һәм террорчылыкка каршы эш буенча ярдәмчесе Азат Илһам улы Хәлилов; ведомстводан тыш сак органнарында күпьеллык намуслы хезмәтләре, өчен Саба районы буенча ведомстводан тыш сак хезмәте полиция бүлеге полиция хезмәткәре (машина йөртүчесе), полиция прапорщигы Ранис Габделхәй улы Фәгмиев; финанс-икътисадый төркемнең 1 категорияле бухгалтеры Сәрия Тәлгать кызы Йосыпова; җирле үзидарә органнарындагы намуслы хезмәте өчен Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының баш белгече Алмаз Мөниб улы Гарипов;мәдәният өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография классы укытучысы Давыдова Аделина Михайловна; район үзәк китапханәсенең методик һәм китапханә эше төркеме әйдәп баручы методисты Рәзинә Фәнис кызы Дәминова; әйдәп баручы библиографы Алсу Дамир кызы Хәлилова; Шәмәрдән авыл китапханәсе мөдире Ләйсән Дамир кызы Мөхәммәтҗанова; Югары Шытсу авыл китапханәсе мөдире Дилә Рифкать кызы Нуриәхмәтова; Шекше авыл китапханәсе мөдире Ләйсән Рәфис кызы Хәертдинова; күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен Иске Икшермә авыл мәдәният йорты мөдире Гүзәлия Фирдәвес кызы Әхмәтҗанова; Тимершык авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Айдар Шаһинур улы Хантимеров; нәтиҗәле хезмәтләре һәм мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен Иштуган авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тимергали кызы Гайнетдинова; Олы Нырты авыл мәдәният йорты мөдире Гөлназ Раиф кызы Гаффарова; Эзмә авыл мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Барис улы Саматов Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев