Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәттә узган гомер

26 декабрьдә Алан-Елга авылында яшәүче Мөхәррәм Рәкыйп улы Рәкыйпов 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.

Мөхтәрәм юбилярны социаль  яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шекше авыл җирлеге башлыгы    Радик Хәйртдинов, «Игенче» җәмгыяте вәкиле Фәнис Ханнанов котлады.

Мөхәррәм Рәкыйпов башлангыч белемне Шекше мәктәбендә ала. Сугыш башланганда 9 яшьтәгә малай әнисе белән иген ура, уфалла арбасы белән утын ташый. 1941 елда  сугышка алынган әтисе 1942 елда  контузия алып кайткач, колхоз рәисе итеп сайлана.

1952-1955 елларда Мөхәррәм абый армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач 15 ел янгын сүндерү бүлегендә, аннары колхозда  төрле эшләр башкарып,  1992 елда лаеклы ялга чыга. 50 ел хезмәт стажы бар.

Мөхәррәм абый 1960 елда  Мамалай авылы кызы Кәфия белән гаилә корып, 2 кыз үстерәләр. Тормыш иптәше 2015 елда вафат була. Мөхәррәм абыйның 4 оныгы бар. Мөхәррәм Рәкыйпов кызы Асия тәрбиясендә Тимершык авылында  гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев