Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Хөрмәтле православие динендәге райондашлар

12 апрель көнне бөтен дөньяда православие динен тотучылар якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Пасханы билгеләп үтә.

 Районыбызда ислам, православие һәм башка традицион диннәрне тотучы күпмилләтле халык арасында элек-электән берберләренең бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итү, үзара дуслык-татулык урнашкан. Агымдагы атнаның якшәмбесендә Пасха - тынычлыкка, рухи яңарышка, миһербанлыкка, тәүбә итүгә, үпкә-ачу сакламаска Илаһтан иңдерелгән  өндәүне чагылдырган нурлы  бәйрәм билгеләп үтелә.

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар! Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан туу бәйрәме уңаеннан тәбрик итәбез! Һәр христиан өчен газиз һәм кадерле булган шушы бәйрәм күңелләрегезне җылытып, өйләрегезгә бәхет, тынычлык, уңышлар гына китерсен. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телибез!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев