Хөрмәтле райондашлар, сезне 26 апрельдә билгеләп үтелүче Туган тел көне белән тәбрик итәбез!
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! Г.Тукай
Быел бу бәйрәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу белән аеруча әһәмиятле. Тукай әсәрләре туган телебезнең байлыгын, рухи матурлыкны чагылдыра, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта. Әлеге истәлекле көндә Татарстан халкы рухи байлыгыбыз булган туган телгә аеруча кадер-хөрмәт күрсәтә. Киләчәктә дә туган телебезгә бәйле асылыбызны җуймый, телебезнең яңгырашын, тәмен тоеп яшик. Һәрберебез өчен Туган тел көне тынычлык, дуслык, бердәмлек бәйрәме булсын!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Фото:Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев