Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Ямьле Саба"проекты кысаларында Оет авылына культпоход оештырдылар. Экскурсия Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиев һәйкәле янында башланып китте. Ул Оет авылында туып-үскән. Китапханәче Геройның биографиясе һәм тормыш юлы белән таныштырды. Музейда да булдылар, һәр экспонатның тарихы турында игътибар белән тыңладылар. Аннары урамда кич утыру оештырдылар, баянга кушылып җырладылар, биеделәр.






Нет комментариев