Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Яратканнарыма буләк»

2019 елның 6 мартында Югары Утар балалар йортында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэль кызы «Яратканнарыма бүләк" исеме астында кул эшләнмәләре ясау буенча шөгыль үткәрелде.

Максат: балаларны чәчәк композициясе төзергә, рәсем ясаган вакытта клей белән файдалана белергә, кул чуклары күнекмәләрен ныгытырга, балаларның сәләтләрен үстерергә һәм уңай тәэссирләр булдыру.
Жылы кояш нурларына төренеп, гөрләвекләр белән йөгереп, язның беренче ае- март та килеп җитте. Әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын- кызлар көне.
 Тәрбияче апалары белән берлектә балалар тырышып, яраткан апаларына бүләкләр әзерләделәр. Балалар кызыл, сары, зәңгәр чәчәкләрне матур итеп ябыштырганда, бар күңелләрен салып, матур булсын дип эшләделәр.
  Шөгыль барышында балалар кул эшләнмәләрен ясау белән кызыксынып, яратып эшләделәр. Барысы да үткәрелгән шөгыльдән бик канәгать калды.

 

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев