«ЯШЬЛЕК»НЕ  ӨЛКӘННӘР ДӘ ЯРАТА
Район яңалыклары

«ЯШЬЛЕК»НЕ ӨЛКӘННӘР ДӘ ЯРАТА

Актив тормыш белән яшәүче өлкәннәр һәрвакыт сокландыра. Шунысы куанычлы: авыл җирлекләрендә сәламәт тормыш алып баручы, спортны яшәү рәвеше итеп алган өлкәннәребез арта.

1 октябрь көнне Шәмәрдән­нең  «Яшьлек»  яшьләр спорт үзәге  һәм  мәдәният йорты коллективлары  бер­лектә оештырган «Ягез әле, әбиләр!» күңелле старт­лар уенына да нәкъ ме­нә  районыбызның актив өлкәннәре җыйналды. Юл­бат  авыл җирлегенең «Җи­тезләр»,  Шәмәрдәннең «По­зитив», Тимершык авыл җирлегенең «Мизгел» командалары үзләренең спорт­та никадәр әзерлекле бу­луларын,   җитезлекләрен һәм  сәнгати осталыкларын күрсәттеләр..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары


Нет комментариев