Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары-Утар балалар йорты-интернатында Россия Дәүләт флагы көненә багышланган танып-белү чарасы үтте

Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында Россия Дәүләт флагы көненә багышланган танып-белү чарасы үтте. Ел саен 22 нче августта илебездә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россия кебек ил флагының үз бәйрәме булуы гаҗәп түгел. Ул шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне дип атала.

Балалар Россия флагы барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләр Россия флагын төрле карандашлар, гуашь, буяулар кулланып ясадылар. Табышмакларга җаваплар бирделәр, төсле тасмалардан һәм Россия Федерациясе флагы шарларын җыйдылар. Шулай ук дидактик уеннар уйнадылар: "Флагны бел!", "Флаг җый!", "Россия флагы төзе!". Барлык балалар да илебез символларына хөрмәт белән карыйлар, Ватанны яраталар һәм безнең Россия гражданнары булуыбыз белән горурланалар. Көн бик файдалы һәм мавыктыргыч үтте.

Тәрбияче: Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев