"Юлда йөрсәң бул уяу, кагыйдәләрне нык бел"
“Балачак” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән “Юлда йөрсәң бул уяу, кагыйдәләрне нык бел” дип исемләнгән профилактик чара үткәрелде.
Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча тәрбиячеләр системалы эш алып баралар. Бакчабыз янында Байлар Сабасына керә торган төп юл уза. Шуңа күрә, педагоглар өчен балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү аеруча зарур эш булып тора. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү аларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелергә тиеш.
Балалар бакчасында өйрәтү процессы оешкан белем бирү һәм уен эшчәнлекләрендә алып барыла. Көнкүреш, йөреп ял итү, уен вакытында, көндәлек аралашу барышында балаларны күп нәрсәләргә өйрәтергә мөмкин. Юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү процессында безнең һәрберебезнең ышанычлы ярдәмчесе – дидактик уеннар һәм профилактик чаралар булып тора.
“Балачак” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән “Юлда йөрсәң бул уяу, кагыйдәләрне нык бел” дип исемләнгән профилактик чара үткәрелде. Әлеге чара, юл билгеләрен, юл аша чыгу кагыйдәләрен ныгыту, тирә-юньгә игътибарлылык тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балалар викторина форматында үткән чарада юл йөрү кайгыйдәләре турында табышмакларга җавап бирделәр, юл билгеләрен атадылар, уеннарда сыналдылар, шигырь һәм җырларын башкардылар. Балаларның белемнәрен Саба районы ЮХИДИ хезмәткәрләре Мазитов Ф.З., Ягафарова Г.Н. жюри буларак бәйләп бардылар һәм сыңыннан балаларга истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Чыганак : https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2073652.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев