Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҮЗАРА САЛЫМ КЕШЕЛӘРГӘ ЭШЛИ

Районыбыз авыл җирлекләрендә, Сабада 2019 елда билгеләнгән үзара салым акчасына башкарыласы эшләр төгәлләнде дияргә була.

Нигездә торак пунктларда урамнар, чишмәләр, бас­малар, зиратлар  тө­зек­ләндерелде, һәй­кәл­ләр реконструк­ция­лән­де, тротуарлар, балалар мәй­данчыклары  ясалды.  Бу максатларга 2018 елда  үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча   7,202 миллион сум үзара  салым җыйналды.  Шуңа 1×4 пропорциясендә өстәп, Татарстан  Хөкүмәте рес­публика бюджетыннан 28,8084 миллион сум  акча   бирде. Үзара салым җыюның нәтиҗәсе урамнарга  чыгуга   күренә һәм халыкның  үз  акчасы белән төзекләндерүләр киләсе  елда да дәвам итәчәк.  Шуның белән бергә, планлаштырылган  эшләргә  халыкның  ризалыгын алу формасына бераз   үзгәрешләр кертелә. Быел үзара  салым буенча референдум 1 декабрьдә халык саны 3 меңнән  арткан Саба  шәһәр һәм  24 ноябрьдә Шәмәрдән авыл  җирлекләрендә генә  үт­кәреләчәк...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев