«Зарница 2.0» проектының муниципаль этабы җиңүчеләре билгеле!
Хәрби- патриотик уенда 30 дан артык команда көч сынашты
Икшермә кадет-интернат мәктәбе базасында «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы төгәлләнде. Урта һәм зурлар яшь төркемнәрендәдә барлыгы 30 дан артык команда көч сынашты. Командалар барлык төрдәге ярышларга да ныклы әзерлек белән килгәннәр иде. Бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә.
Уртанчы яшь төркеме:
1 урын — «Патриот 116» (Икшермә кадет мәктәп-нтернаты);
2 урын — «Кремень» (Саба урта мәктәбе);
3 урын — «Совушки» (Явлаштау урта мәктәбе).
Зурлар төркеме:
1 урын — «Патриот 116» (Икшермә кадет мәктәп-интернаты);
2 урын — «Патриот Саба» (Саба гимназиясе);
3 урын — «Юнармия Лесхоз» (Лесхоз урта мәктәбе).
Җиңүчеләр исеменә лаек булган Икшермә кадет интернат-мәктәбе командаларын котлыйбыз һәм зона этабында уңышлар телибез! Сез — безнең горурлыгыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев