Язмалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ник ирегезне табибка алып бармыйсыз?
“Озакламый безне, кешеләрне, Кызыл китапка кертергә туры килмәгәе. Кешелеккә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный, чөнки ирләр, әкренләп, хатын-кызга әверелә бара”, – дип чаң суга ирләр сәламәтлеге клиникасы хуҗасы, уролог-андролог Любовь Мумладзе. Ир-атларның сәламәтлеге мәсьәләләре белән 40 елга якын шөгыльләнә инде ул.
-
“Миңа күпләр, ярдәм сорап, хат язды”
Кичә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шакир кызы вафат булды. Аның белән хушлашырга бик күп халык җыелды. Сәкинә ханым чын татар хатын-кызы үрнәге булды. Җыелган халык күңел түрендә беренче Президент хатыны турында якты истәлекләрен барлады.
-
Түти (тормыш язган хикәят)
– Җәмил, Харис, Зөлхиҗә, Нурлыгаян, Нәгыйм, Зәйнәпбикә, килегез, аякларыгызны юып ятыгыз! Тизрәк килегез дим, су суына. Үләм, көн саен юып торам бит, Нурлыгаян, кай арада чебиләп беткән бу аякларың... Әти-әниләрне күргән дә юк, тәмам хәлдән таям шуларның балаларын карап... уф, арытты...
-
Ана теле: Сүзсез мәгънә белдереп буламы? Аһәң, тон, интонация төшенчәләре сезгә танышмы?
“Тел”, “сөйләм”, “тавыш” сүзләрен еш ишетеп торсак та төгәл генә мәгънә төсмерләрен ачыклап тормыйбыз, алар бик күп мәгънәле – кемнең ничек күзаллавын чамалап та бетереп булмый. Менә телебез остасы Хәсән Сарьян әсәреннән бер өзек. “Аның (Таңсылуның) теле дә, гамәле дә кыланчык түгел.
-
Кара көннәрдә
Саба районында 1919 елда ук башланып киткән репрессияне сыйнфый көрәш белән бәйләсәк тә, 1930 елларда нахакка гаепләнгән 710 кешене бернинди сыйнфый көрәш белән дә аңлатып булмый.
-
Кызым яныма килен булып кайтты
“Бу дөньяда нинди генә язмышлы кешеләр юк икән! Газета битләрендәге гыйбрәтләрне укыйм да, күңелемдәге хатирәләр кат-кат яңара. Моңарчы бер генә көн дә рәхәт күрмичә яшәгән кеше мин. Артка борылып карасаң, күпме еллар узган, гомер көзенә атлыйм. Әмма бүгенге тормышым яшәргә көч бирә. Ниһаять, күңелемә тынгы таптым, – дип шалтыратты безгә Гүзәлия ханым. – Районымны күрсәтмәвегезне сорыйм“. Ә аннары үз язмышын сөйләп китте.
-
КЕРЧЬ ФАҖИГАСЕ: БИЛГЕЛЕ БИЛГЕСЕЗЛЕК
17 октябрь. Көн уртасы. Кырым республикасы. Керчь шәһәре. Политехник көллият. Гадәттәгечә башланган көнне 7 минутлык вакыйга астын өскә китерде. Керчь политехник көллиятендә дистәләгән кеше гомере өзелде, меңләгән, хәтта миллионлаганының йөрәген яралады. Җинаятьне кылучы да билгеле, аның турында мәгълүмат та җитәрлек, әмма кан коюга китергән йомгак очын гына табып булмас. Аны җинаятьче үзе белән алып китте.
-
“Икеле” капчыгын төзәтеп буламы?
Репетиторлар, әзерләнегез: Дәүләт Думасында өстәмә эш белән шөгыльләнеп, салым түләмәүчеләргә штраф салу турында фикер алышалар. Финанс буенча комитет башлыгы Андрей Макаровның яңалыкның кертеләчәгенә шиге юк. Хәзерге вакытта исә әти-әниләрнең мәш килеп, репетитор сайлаган чагы. Барысына да иң яхшысы кирәк!
-
“Җыр язып йокларга ятты...”
Әлеге юлларны танылган шагыйрә Гөлшат апа Зәйнашева тиккә генә язмагандыр. Ике яшеннән Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туган тиешле Маһруй апасы тәрбиясендә үсеп, инде буй җиткәч, өйдән киндер капчыкка берничә бәрәңге салып, Минзәлә педагогия училищесына белем алырга чыгып киткән кыз шул көннәрдән башлап үз көнен үзе күргән. Үзләре яшәгән тулай торак янгын сүндерү бинасы булгангадыр инде бик салкын була.
-
Ана теле: Сүзсез сөйләм буламы? Мәгънәне әйтмичә белдерергә өйрәнү кирәкме?
Көндәлек аралашу өчен кешенең барлык әйтү, ишетү, күрү әгъзәләре сау-сәләмәт булырга тиеш. Тик дөнья булгач, телсез, чукраклар, күрүдән, хәрәкәттән мәхрүмнәр дә бар. Алар да аралашу өчен төрледән-төрле җай-чара әмәлен көйлиләр. Шундый аңлашу, аралашуның үзенә бер системалары бар
-
Тәмәке ерагая
Тәмәке тартуга каршы көрәшнең яңа ысулын уйлап тапканнар. Илнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова тәмәке кабы тышындагы тамгаларны һәм рәсемнәрне алырга киңәш иткән. Күзне кызыктырып тормасыннар! “Әле күптән түгел генә Россия тәмәкене иң күп тартучы илләр исемлегендә иде. Тәмәкегә каршы законнар кабул ителү нәтиҗәсендә, россиялеләр арасында тәмәкечеләр саны 20 процентка кимеде”, – дигән министр.
-
“Каенанамның фатихасын алып калдым, шуңа тормышым уңды” [гыйбрәтле язмыш]
– Күк капусы ачылганны күргән кеше бит мин, кем – Эльмира, – дип балкып елмая җиңгәчәй. – Каенанамның да фатихасын алып калдым. Шуңа күрәдер, димен, тормышым Аллага шөкер! – Кире кайтып әйтим әле, каенанам Хәсбикамал, урыны җәннәттә булсын, бик әйбәт булды.
-
Шәһәр – холык, авыл – гадәт
Кайбер галимнәр әдәбиятны авылныкына, шәһәрнекенә бүлеп йөртә. Сүз сәнгатен шул рәвешчә төркемләү узган гасырда бик озак кире кагылып килгән иде. Мин әле дә аны фән өчен шулкадәр кирәкле, мөһим бүленеш түгел, дип саныйм.
-
Ана теле: Сөйләмдәге калып-штамп, калькалардан ничек котылырга?
Үткән язманы без аларны сөйләмебездә куллану мәсьәләсенә, ягьни сөйләмият фәне яссылыгында җентеклерәк күзәтергә ниятләгән идек. Моңа интернетчыбыз Фоат Фәрхетдиневнең фикере дә этәргән иде: Тагын бер ике штамп әйтелмичә калды. Сәүдә нокталары урыстан тәрҗемә (торговые точки). Миңа калса (мне кажется) урыс теленә сукырларча иярү! Дөресе: минем уйлауымча (Шәймиев гел шулай дип әйтә).
-
Аңламассың бу авылны, билләhи!
Гомер буе авыл дип җан авыртты. Кечкенә генә төзелеш-яңарыш өчен дә сөендем, киресе өчен, авыл бетмәгәе дип куркып, көендем дигәндәй... Авылдан башка яшәүне күз алдына да китерә алмадым. Беләм, минем кебекләр авылда хәйран. Әмма соңгы вакытта күңелдә нәрсәдер өзелгәндәй булды.