Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Сабантуй

Бәйрәм сораштыруы

Милли бәйрәмебез алдыннан гармунсыларның һәм алар­ның уйнавын яратучылар­ның Сабантуйга кагылышлы хис-кичерешләрен белештек.

 Килдебәк мәдәният йорты директоры:

  “Сабантуйлары авылныкы да, районныкы да асылда гармун уйнап үтәчәк  инде. Ансыз милли  бәйрәмебезнең ямен  күз  алдына   китереп  булмый. Бәйрәм  Килдебәктә,  Татар Ишермәсендә, Олы  Арташ, Лесхозда, Сабадагы оешмалар белән һәм башка  авылларда  бирнә җыюдан башланды. Бу  чарада иң күп катнашучы гармунчы миндер инде. Атка атланып та уйнадым, дәртле   көйләрне  сиптердем  генә. Бармакларымның талганын да  сизмәдем хәтта.  Олысы-кечесе  катнашында бик  күңелле үтте. Район  сабантуенда пролог өлешендә, мастер классларда, мәйдан буйлап узучы атлар парадында гармун  уйнап катнашачакмын. Халыкны тамаша  карарга мәйданга  чакырам. Гармун моңнары безне ташламасын”.

 

  

Ләйсән Шиһабиева,

Байлар Сабасы

Сабантуй ул – туган нигездә кунакларны каршы алу, дуслар, туганнар белән очрашу! Бәйрәм  рухы һәр йортка үтеп керә, өйләр бизәлә, табыннар корыла, тәм-том әзерләнә. Яраткан ел фасылым - җәй айларының иң беренче бәйрәме буларак та көтеп алам мин аны. Сабантуй ярышларында катнашу - җанга үзе бер дәрт һәм күңеллелек өсти. Ел саен волейбол ярышында катнашам, үземне кул көрәшендә дә сынап караганым бар. Таяк тарту, чиләк-көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерүдә шактый бүләк отканым бар. Быел да сынатмаска иде исәп!

 

 Нияз Тимергалиев,

Эзмә мәдәният йорты режиссеры:

“Иҗади, хыялый кеше инде  мин. Үземне мәдәнияткә багышладым дияргә була. Эзмәдә халык  театрын  җитәклим. Гармун, баян, курай, тальян моңнарын  яратучыларны Иләбәр Сабантуенда көтеп  калам. Анда” Озын толым”  конкурсын, лотерея уенын алып барачакбыз. Ә район Сабантуенда умартачылык буенча  мастер-класс та күрсәтергә җыенам. Минем турында  авылдашым, Өтернәс  килене Илүзә Гыйльфанова  күбрәк  сөйли  алыр  иде. Сүзгә ул остарак.  Илүзә  клуб  мөдире булып эшли башлагач, авылыбызның мәдәният тормышы тагын да җанланды. Күпвакыт чараларны бергә үткәрәбез. Гармуннардан башка эш бармый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев