«Саба» бассейны искиткеч «Бирнә» җыю оештырды!
Матур карета белән бизәлгән ат - бәйрәмнең чын символы иде.
"Саба йөзү бассейны” физкультура-сәламәтләндерү комплексы коллективы Байлар Сабасы авылы жирлегендә Сабантуйга традицион бүләкләр җыюны зурлап үткәрде.
Матур карета белән бизәлгән ат - бәйрәмнең чын символы иде. Янәшәдә гармунчылар уйнады: халык көйләре тавышына хуҗалар биеп торды!
Безнең хезмәткәрләр милли киемнәрдә хуҗаларны шигырьләр һәм биюләр белән каршы алдылар, яхшы кәеф һәм чакыру кәгазләре тараттылар һәм Сабантуйга бирнә җыйдылар.
Бәйрәм чын мәгънәсендә җанлы үтте:
- урамнарда күп төрле милли-уен кораллары: гармун, баян, тальян, курай, бубенцы һәм бубен тавышлары яңгырады;
- капка янында зәвыклы биюләр;
- яшь кызларның кулъяулык, сөлге тапшырулары;
- хуҗаларны саф татар телендә сәламләп Сабантуйга чакырулар өләшенде;
- бердәмлек һәм шатлык атмосферасы.
Барыгызны да киләчәк Сабантуйлары белән котлап, аяз күк йөзе, илебезгә тынычлык телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев