Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Сабантуй

Сабантуйлар якынлаша, шәмәрдәнлеләр бирнә җыя

Милли бәйрәмебез - Сабантуйлар якынлаша

  28 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре белән берлектә, Сабантуй алдыннан «Бирнә» җыю йоласын оештырдылар. Бирнә җыю Фрунзе, 8-Март урамнары буйлап узды.

    Бирнә җыюда катнашу авыл халкын берләштерә һәм Сабантуйны һәркем өчен истәлекле вакыйга итәргә мөмкинлек бирә торган күркәм традиция булып тора. Бәйрәм дәртле гармун җырлары, әйтемнәр, милли биюләр һәм котлаулар белән үрелеп барды. Татар традицияләре һәм гореф-гадәтләре үтәлде. Йортларда яшәүчеләр яхшылык теләп бүләкләр тапшырдылар, балаларга конфетлар тараттылар. Чын күңелле бәйрәм буларак истә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев