Сөлге тоткан кул җиңүгә илтә
Балалар тренеры Инсаф Хисаметдин улы Фәйзерахманов үзенең шәкертләре турында
Сабантуй күрке – көрәш. Бу гыйбарәнең асылын күп еллар әлеге спорт төренең эчендә кайнаган Керәнне авылы егете Инсаф Хисаметдин улы Фәйзерахманов белән әңгәмәбездә ачарга булдык.
Инсаф туган, иң элек шушы кысада үзең белән таныштырып кит әле.
–Кыскача әйткәндә, мин яшьтән спортка кереп киттем, үземне балалар тренеры булу өчен әзерләдем. Башта Арча педагогик көллиятендә белем алдым. Анда җиңел атлетикада яхшы нәтҗәләргә ирештем. Казан педагогика институтын да бик яхшы билгеләргә тәмамлагач, Икшермә мәктәбендә физик тәрбия дәресләре алып бардым. Бик тә үзгә, чыныккан көрәшчеләр үсә торган, энтузиаст тренерлар эшләгән төбәк бу. Анда Сабантуйлар да май аеннан башланып июль урталарына кадәр дәвам итә иде. Үзем дә бик яратып көрәш белән шөгыльләндем, чөнки ансыз мөмкин түгел. Балалар тренеры күпкырлылыгын йөгереп, аркылы тимердә тартылып кына түгел, башка спорт төрләрендә дә үзен күрсәтергә тиеш. Икшермәдә эшләгәндә “Саба таңнары” газетасы призына үткәрелгән ярышта 70 килограммга кадәрге үлчәүдә дүрт тапкыр батыр калдым. Ул вакытта Теләче районы юк. Олы Мишәдән танылган Сәгыйть Гыйниятуллин, Иске Җөридән Рәис Дәүләтшин мәйдан тоткан заман. Алар Иске Икшермәгә, Сабага килә, ярышлар икешәр көн бара. Бик оста техникалы Рәис Дәүләтшиннан Россия чемпионы исеме алган спортчылар да келәмдә бергә туры килүдән куркалар иде.
Балалар тренеры көрәш аша аларда тормышка мәхәббәт тәрбияләргә, бер-берсенә ярдәмгә әзер торырга өйрәтергә тиеш. Шул максаттан укучыларны үзем белгән музыка коралында да уйнарга өйрәтергә туры килде. Хәтта кызлар гимнастика серләре буенча күнекмәләр алды. Иске Икшермәдә, Мичәндә көрәш түгәрәкләре алып барганда минем кулдан бәлки 200, яисә 300 бала узгандыр. Араларында республика чемпионнары бер 20-30 тирәсе булсын. Хезмәтем бушка китмәде. 2013 елда татар көрәше буенча республиканың иң яхшы тренеры булып танылдым. Аның белән бик горурланам. Шәкертләрем барысы да эштәге кыенлыкларны, тормыш, гаилә авырлыкларын җиңел кичереп алга бара торган үрнәк ир-атлар булып үстеләр. Алар мине хәзер дә онытмыйлар: укытучылар көне, остазлар бәйрәме җитсә өйдә кеше өзелми. Укучыларым котлап, хәл белергә килә. Югары Симеттән бертуган Закировлар, Тимершыктан Биктимеровлар, Яңа Мичәннән Рифнур Имамиев, Иске Мичәннән Радик Ашаров, Булат Шәйхлисламов, Радил Мөбарәкшин, Керәннедән Илназ Зарипов, Ильяс Гыймадиев, Рафаил Сәлахиев шундыйлардан. Бәрәкәтле һөнәр сайлаганыма сөенеп яшим.
–Милли бәйрәмебездә көрәшнең ролен ничек бәялисез?
–Сабантуйлар, төрле турнирлар чемпионнарын һәм билгеле шәхесләрне искә алганда һәм зур бәйрәмнәребездә татар көрәше – милләтебезнең йөзек кашы. Ул безнең брендыбыз, культурабызның бер өлеше. Әле генә Рәисебез катнашында уздырылган Болгар җыенында да барлык кунаклар, чит илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән халык татар көрәшен күреп хозурланды. Ул программаның әһәмиятле бер өлеше иде. Бил алышу үзенең тарихында күп этаплар узып, ир-атларыбызны илебезне сакларга физик яктан әзерләү өчен төп чара булып торган. Ерак тугандаш төрки халыкларының барысы да көрәшеп үсә. Алымнарда аермалар гына бар. Әйтик, якутларда көндәшен гәүдәсенең өч ноктасы, әйтик, ике аяк һәм бер кул белән, җиргә кагылырлык итеп егучыга җиңү бирелә. Аяк чалу тыелмый.
Татарда исә җитезлек тә, хәйләкәрлек тә, уйлап табучан һәм чыдам булу өстенә чамадан тыш көч кулланып, көндәшеңне күтәреп алырга гына түгел, гәүдәсе келәмгә төшәрлек итеп ыргытырга да кирәк! Егетләребез мәйданга чыгарга әзерләнгәндә дә физик кондицияләрдән башка, үзенең рухын ныгытырга тиеш. Көндәше белән көчләре тигез булган ир-егет, алга чыгарга ашкынып тормаса, ул җиңүгә ирешә алмаячак.
–Инсаф дус, күп еллар Сабантуйларның, “Саба таңнары” газетасы призына ярышларның баш секретаре булдыгыз...
–Аның вазифасына ярышлар башлануга кирәкле судьялар документациясен әзерләү, катнашучылардан кергән гаризаларны кабул итү һәм тикшерү, үлчәү һәм шобага салу беркетмәсен, аларның нәтиҗәләре буенча турнир челтәрләрен тутыру һәм башкалар керә. Секретарь эшен көрәш кагыйдәләре һәм ярыш нигезләмәсенә таянып оештыра. Соңгы вакытта кертелгән үзгәрешләр көрәш яратучыларны аптырашта да калдырырга мөмкин. Ниндидер каршылыклар да туарга мөмкин, көрәшне бәяләгән моментларда ашыгу хөкемдарның дәрәҗәсен күтәрми. Билгеле булганча, Сабантуйда көрәш олимпия системасы буенча, җиңелгән кеше төшеп калу тәртибендә бара. Бу ысул тиз арада батырны ачыкларга мөмкинлек бирә. Ә икесе дә батыр кала торган егетләр җирәбә белән беренче әйләнештә үк бергә туры килсә? Ә көрәш ярышлары спортчыларның әзерлеге һәм осталыгы дәрәҗәсенә карап урын ала торган ярышлар булырга тиеш. Кайсы җиңелә – ул төшеп калачак бит. Югыйсә ул үзеннән очколар аермасы белән генә өстен чыккан кешедән кала, барысын да отарлык физик әзерлеккә ия. Тамашачы да аларның мәйдан тотканын финалда күрергә тели. Потенциаль батырның берсе беренче әйләнештә төшеп калса, көрәшнең кызыгы бетә. Спорт рухы юкка чыга. Бу очракта үлчәү категориясендә алар ике подгруппа кебек туплана. Соңгы вакытта 3нче урынны берьюлы ике көрәшчегә бирү тәртибе кертелүе дә гадел күренеш. Судьяларның эш процессы, кухнясы секретарь кулында: ярыш ахырына кадәр барып җитә, тавыш чыкмый, дәгъва белдерелми икән, димәк, хөкемдарлар коллективы матур гына итеп эшләгән дигән сүз. Әйтергә кирәк, үзебез эшләгән спорт мәктәбендә арбитрлык осталыгын күтәрү буенча даими эш алып барылды. Республикада аларга категорияләр бирелә аны алу өчен кем җиңгәне турында бармаклар белән күрсәтеп, ишарәләр белән генә түгел, ә секретариатта кагыйдәләрне белү буенча квалификациягә имтихан бирәсе. Шушы мәктәпне узу нәтиҗәсендә миңа балалар арасында да, Муса Җәлил турнирларында да, Татарстан чемпионатында һәм беренчелегендә дә республика категорияле судья булып эшләргә туры килде.
–Нигә көрәшчеләр авыллап туа?
–Минем өчен дә җавабы табылмаган сорау бу. Саба – көрәшчеләр районы, әмма тулаем димәс идем, төбәкләп дип әйтимме, зоналапмы? Ни өчендер батырлар авыллары су буенча урнашкан? Мишә елгасы буйлап китсәк, Шекше, Иләбәр, Миңгәр, Тимершык, Сабай, Шыңар, Оетны да кертик, бу авылларның барысында да диярлек легендар шәхесләр. Бу феноменны аңлата алмыйм. Шыңарда ике кешенең берсе көрәшче. Халык таш кебек таза, нык беләкле. Келәмгә чыксалар, туганмы, күршеме, бер-берсенә бил бирмичә көрәшә. Спорт осталары гына 20гә якын. Шекшедә Кавиевлар, Хәмидуллиннар, Иләбәрдә Галиевлар һәм тагын күпме фамилияне санарга була. Аларның спорттагы нәтиҗәләре яшьләрне үзенә тартып торырдай үрнәк. Мин аеруча хөрмәт иткәннәрнең берсе – Азат Галиев. Ул бервакытта да җиңелү белмәде. Ун елга якын Татарстан, Россия турнирларын оту өчен күпме күләмдә эш башкарганын Азат үзе һәм бер алла гына беләдер. Менә кемнәргә багышлап ярышлар уздырырга кирәк.
–Алдагы Сабантуйларга теләгегез.
–Менә нинди яшьләр үсә дип сокланырлык көрәш карарга язсын. Имгәнүләр, хөкемдарлык итүләрдә гаделсезлекләр булмасын.
Әңгәмәдәш – Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев