Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

ЕЛЫШ КЫЗЫНА

(80 яшь тулу уңаеннан)

Юллар язам, еллар язам,

Шул юллардан атлап барам...

(Рәйсә Имамиева шигыреннән)

 

–Елыш авылының гади  кызы,

Кай  якларга  карап юл  чыктың?

–Төзелешкә киттем. Яшь  вакытта

Оялмыйча өйдә кем  ятсын?!

 

Рәйсә шулай урау юллар  үтеп,

Тормыш дулкынына  кушылган.

Максатына илтер сукмагы  да

Башлангандыр,  ахры,  шушыннан.

 

Балачагы бәлки  булмагандыр,

Булган аның якты теләге...

Хезмәттә дә, белем  алганда да

Көч-дәрт биргән кыю  йөрәге!

 

Тәвәкәллек җитми безгә  кайчак,

"Их!" диябез аннан үкенеп.

 Сәнгать дөньясында  Рәйсә апа

Иҗат итә һаман жилкенеп.

 

Каләменең сере бармы  әллә,

Очларыннан тама  көй-моңнар?!

Мишә ярларыннан сулар  түгел,

Ташый сыман шигъри  дулкыннар.

 

"Юллар язам, җырлар  язам... диеп,

Күпме еллар инде  үткәнсез.

Мин сокланам Сезгә,  Рәйсә апа,

Сабабызны данлы  иткәнсез!

Сөмбелә Ибраһимова.

Яңа Мичән.

Фото: Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев