Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

ИСӘН КАЙТ, БАЛАМ!

(Солдатка – хат)

 

 

 

Хат башы –мөмкин булса, яз  каршы,

Дип башлансын әле бу хатым.

Туган якның кайнар  сәламнәрен

Җибәрәмен, улым-солдатым.

 

Сәлам юллый авыл урамнары,

Су коенган инеш буйлары...

Челтер-челтер ага улаклардан,

Сәлам булып чишмә сулары.

 

Күрше-күлән сиңа саулык тели,

Тәсбих тарта әбкәң куллары,

Газиз башы, диеп, исән   булсын,

Имин булсын кайтыр юллары.

 

Син торышка диеп, гадәтенчә,

Элеп куям чиста сөлгемне.

Бүген таңда ап-ак карлар  явып

Ак өметкә төрде күңлемне.

 

Җәелмичә көтә урын-җирең,

Кулым белән куям сыпырып.

Мендәреңне кочагыма кысып,

Моңланып та алам, утырып...

 

Балакаем, тик үзеңне сакла...

Аяк-кулың өши күрмәсен...

Тагын, улым, бул син һәрчак  уяу,

Мин ышанам – син сер бирмәссең!

 

Безнең буын сугышларсыз   үсте,

Сезгә тиде уты орышның...

Ана өчен лачын, бөркетләр  сез,

Утта чыныкканы корычның.

 

Һәр тавышка колак салып   ятам,

Күренмисең төнге юлларда...

Гомер сорыйм сиңа  Раббыбыздан

Һәм күрешү алсу таңнарда!

 

Сау бул, улым, йөрәк пәрам!

Сине  бик яратып, сагынып хат язучы: Әниең.

Сөмбелә Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев