Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Карама син башкаларга өстән, гаеп итмә, яме, беркемне...

Шигъри дулкыннарда

ЯШӘҮ СЫНАУ
Карама син башкаларга өстән,
Гаеп итмә, яме, беркемне.
Масаюың читкә куеп торда,
Шул урынга куй син үзеңне.

Нишләр идең үзең? Ник дәшмисең?!
Калмам дисеңме әллә ул хәлдә?
Ялгышасың. Булмас димә! Димә!
Бутала улязмыш бер мәлдә.

Асты-өскә килә бар дөньяңның,
Башкаеңны синең идертә.
Борыннарын чөйгән 
мин кем!нәрне 
Утлы табасында биетә.

Син көтмәгән җирдән җил 
                             исә дә,
Көлләр итә янган учакны.
Үзебез үк кисеп куябыз шул
Без утырган ныклы ботакны.

Булмам димә сәрхуш, ярлы, 
                                  ялгыз,
Йөз чөермә алар ягыннан.
Туры юлда шулай абынулар
Язмышына аның язылган...

Яшәү сынау! Кемлеген күрсәтеп
Су йоттырмый кайчак тилмертә.
Бер кайгысыз башың уйга сала,
Уйсыз итә... Аннан тилертә...

Ник болай, дип, баш орырсың ташка,
Кызганырсың үзең, и, кеше!
Нинди агач утыртуга карап,
Көтә сине шуның җимеше..

...Карама син башкаларга өстән,
Тәккәберлек гөнаһ ачкычы.
...Безнең язмыш ничек 
                               язылгандыр,
Кайда илтер гомер баскычы...

И,бу кешеләрнең язмышы...
Илмира Гыймаева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев