Муллыкка сөенәм
Шигъри дулкында
Табын янына утырсам,
Йөрәк өзелеп китә.
Без үскәндәге юклыклар
Искәртеп җанны өтә.
Ачлыкны күреп үскәнгә
Муллыкка бик сөенәм,
Күрсә иде, әнием, дип,
Өзгәләнәм, көрсенәм.
Әни өчен бүгенге көн
Булыр иде төш кенә.
Яшәгән чагында аңа
Язган Ходай эш кенә.
Ул михнәтне күрмәүчеләр
Аңлый алмаслар, дим, һич.
Тормышлар матур булганга
Алмасыннар бездән үч.
Юклык күреп үсмәгәннәр
Чагыштыра алмый да.
Ипинең кайда үскәнен
Кайберләре белми дә.
Тарихларга да язылды
Ул еллардагы ачлык.
Ярый әле безне көткән
Муллыкка күмгән картлык.
Миннегцл Манихова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев