Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Шигъри дулкын

Сабантуйлар килде әйләнеп...

Сабантуйлар килә галәм буйлап, Гармун моңнарына уралып.

Сабантуйлар килә галәм буйлап, 

Гармун  моңнарына уралып.

Әй игенче, бар эшеңне куеп,

Туктап тыңла әле тын алып.

 

 Ишетәсеңме, сабан тургайлары

 Кыр батырын данлап җыр суза.

 Бөтен татар иле буйлап гүя

 Җирне ямьләп якты нур уза.

 

Мәйданнарда – мактау тантанасы,

Күтәрелә бәйрәм әләме.

Әләм җилфердәве әйтерсең лә

Бар халыкка бәйрәм сәламе.

 

Кыр батырын көрәш батырлары

Алыштыра бара келәмдә.

 Сабыйлар да шат авазлар белән

Бөтерелә яшел чирәмдә.

 

Чиккән сөлге, кыңгыраулар таккан

Атлар уза мәйдан түренә. 

Аларда бит тырыш халкыбызның

Бөеклеге гүя күренә.

 

Сабантуйлар атлый галәм буйлап,

Үзгә бер ямь тула җиһанга.

Бу бәйрәмдә чагыла асылыбыз–

Горурлык та, хөрлек, нур анда.

 Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев