Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Җылылык

Шигъри дулкыннарда

 

 

Кыш җылысы – карның

            аклыгында,

Яз җылысы – аның ташкынында,

Җәй җылысы – парлы     

яңгырында,

Көз җылысы – алтын

            кырларында.

 

Авыл җылы – аны сагынганда,

Йөрәк җылы – сөю

            кабынганда.

Караш җылы – сөенечең барда,

Учак җылы – бергә кабызганда.

 

Кояш җылы – караңгыдан    туйсаң,

Ай да җылы – ялгызлыктан     туңсаң.

Җилләр җылы – таулар

            ышыгында,

Диңгез җылы – шәфәкъ

            сулышында.

 

Сүзләр җылы – син бәхетле  булсаң,

Өең җылы – шикләреңне кусаң.

Көннәр җылы – шөкереңне  әйтсәң,

Җаның җылы – намазлыгың    җәйсәң...

Илмира Гыймаева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев