Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

1 декабрь - СПИДка каршы бөтендөнья көрәш көне

Бу дата ел саен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген әлеге авыру турында истән чыгармаска гына түгел, ә бу чирне таратучы кешеләргә дә түземле булырга чакыра.

Һәм, иң мөһиме, планетада яшәүче һәр кешенең үзе өчен аңларга тиешлеген аңларга кирәк - профилактиканың сәламәтлек өчен көрәштә бик мөһим булуын аңларга кирәк.

ВИЧ-инфекция турында белергә кирәкле биш факт

1. Инфекция җенси мөнәсәбәтләр вакытында, каннан – канга, күкрәк сөтеннән балага күчә.
2. СПИДтан кеше үлми, инфекция китереп чыгарган авырулар нәтиҗәсендә генә вафат булырга мөмкин.
3. Кул биреп исәнләшкәндә, үбешкәндә, мунчада юынганда, ризык аша инфекция йокмый.
4. ВИЧка каршы вакцина юк.
5. ВИЧны булдырмас өчен, беркайчан да наркотик кулланмаска, чит кешеләр белән җенси мөнәбәтләргә керүдән тыелырга, якынлык кылганда саклану чараларын күрер­гә, татуировкалар, пирсинг кебек эшләрне бары ышанычлы, махсуслашкан клиникаларда гына ясатырга киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев