Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

2025 елда диспансерлаштыруны ничәнче елда туганнар үтәргә тиеш?

Диспансерлаштыру сәламәтлек белән бәйле проблемаларны иртә стадиядә ачыкларга, табиблардан киңәш алырга һәм авыруларны профилактикалау белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

   Диспансерлаштыруны - 40 яшькә кадәр өч елга бер тапкыр, ә аннан соң — елга бер тапкыр узалар. Диспансерлаштыруны узу өчен район үзәк хастаханәсе поликлиникасына 127нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 Диспансерлаштыру өчен кирәкле  документлар: РФ паспорты, СНИЛС,  полис. Яшь буенча 2025 елда диспансерлаштыруны 2007, 2004, 2001, 1998, 1995, 1992, 1989, 1986, 1983, шулай ук 40 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар үтәргә тиеш. Әгәр яшегез әле килеп җитмәгән булса, профилактик тикшерү узарга мөмкин. Диспансерлаштыру узганнан соң, терапевт бәяләмә бирәчәк һәм сәламәтлек төркемен билгелиячәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев